tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Котлыйбыз
Котлыйбыз

Котлыйбыз

Мөхтәрәм Ркаил әфәнде!

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы Сезне татар халкының фидакарь, зыялы улын, күренекле әдибен, җәмәгать эшлеклесен, күпкырлы талант иясен күркәм бәйрәмегез белән ихлас күңелдән котлый.  Сез чын мәгънәсендә халкыбызның сулышын, аның шатлыгын һәм кайгыларын һәрдаим тоеп яшәүче олы шәхес. Җир шарының төрле почмакларына сибелгән татар халкы Сезне чын милләтпәрвәр, олуг шагыйрь, олы җанлы, мәрхәмәтле кеше буларак таный һәм хөрмәт итә. Милләттәшләр белән уздырылган чараларда Сез һәрвакытта көтеп алган шәрәфле кунак, бу кичәләрнең бизәге. Телебезне, мәдәниятебезне саклау, үткәннәребезне барлау, киләчәгебезне билгеләү кебек мөһим эшләрнең һәрдаим үзәгендә  кайныйсыз.

Хөрмәтле Ркаил әфәнде! Сезне туган көнегез белән ихластан тәбрик итеп, киләчәктә дә игелекле эшләрегездә, күпкырлы иҗатыгызда зур уңышлар теләп калабыз. Озак еллар  исән-имин яшәп, халкыбызга  бергә-бергә хезмәт итәргә насыйп булсын! Иҗат чишмәгез беркайчан да саекмасын, күңелегез көр, күтәренке, күгегез гел аяз булсын!

Ихтирам белән,

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*