tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Котлыйбыз
Котлыйбыз

Котлыйбыз

Бүген үзенең гомер бәйрәмен “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе шеф-редакторы Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы билгеләп үтә.

Кадерле Алсу Җәүдәт кызы! Сезне чын күңелдән юбилеегыз-туган көнегез белән тәбрик итәбез. Бик тиз үзгәреп торган дөньяда оператив рәвештә мәгълүмат бирү – үтә катлаулы һәм мөһим хезмәт. Шигебез юк, бүгенге көндә Сез татар журналистикасында үз исемегезне булдырган кеше. Сез көн кадагында булган темаларны күтәреп чыгып, халкыбызның шатлыгын да, кайгысын да тоясыз. Әлеге изге гамәлләрегез белән Сез милләттәшләребезнең хөрмәтен казандыгыз һәм без сезнең белән хаклы рәвештә горурланабыз.

Туган көнегез уңаеннан Сезгә саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете, имин көннәр телим. Каләмегез һәрвакыт үткен булсын, эшегездә яңа үрләргә, җиңүләргә ирешергә насыйп булсын.

Ихтирам белән,
Татарстан Республикасы  Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе
В.Г. Шәйхразиев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*