tatruen
Баш бит / Яңалыклар / КОТЛЫЙБЫЗ
КОТЛЫЙБЫЗ

КОТЛЫЙБЫЗ

Бүген, 30 июль көнне, Татарстан Республикасы Президентының кунаклар кабул итү залында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Ф.Х.Мөхаммәтшин ватандашларыбызга республикабызның дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәсисенең беренче урынбасары Р.Н.Вәлуиллин да бар. Аңа ТРның “Фидакарь хезмәте өчен” медале тапшырылды.n 366

Ренат Вәлиуллин татар конгрессында үзенең хезмәт юлын 2002 нче елда Россия регионнары белән эшләү бүлегендә башлаган, шулай ук ул Татарстан Республикасы хөкүмәтендә телләр бүлегендә, дин эшләре Идарәсе җитәкчесе, Хөкүмәт рәисе урынбасарының ярдәмчесе вазыйфаларында да хезмәт куйды.

Үзенең төп эшчәнлеге белән бергә Ренат Накифович фәнни эзләнүләрен дә туктатмый, “XX йөзгә кадәр татар мәктәп-мәдрәсәләрендә кулланылган дәреслекләр” темасы буенча яклаган кандидатлык диссертациясе, китап белеме һәм милли мәгариф юнәлешләренә шактый яңа ачышлар алып килде. Бүген аның 3 фәнни китабы, 20 дән артык мәкаләләре дөнья күрде. Аның фәнни эзләнүләре үз вакытында югары бәяләнде.

2007 нче елда Р.Н.Вәлиуллин яшь фәнни эзләнүчеләр арасында бирелә торган дәүләт грантына ия булды. Шулай ук аңа, “Казанның 1000 еллыгы медале”, “Татарстан Республикасы атказанган мәдәният хезмәткәре” исемнәре дә бирелде.

Р.Н.Вәлиуллин Татарстан Республикасының иҗтимагый палатасының ике чакырылыш әгъзасы да булып тора. Бүгенге көндә аны Россиянең кай төбәгендә генә яшәүләренә карамастан күп милләттәшләребез шәхсән белә, чөнки аның бу эшләү дәверендә татарлар яшәгән төбәкләрнең барчасында диярлек булганы бар.

Бөтендөнья татар конгрессы коллективы, Россия регионнарында һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез исеменнән Ренат Накифович Вәлиуллинны бу мәртәбәле һәм лаек бүләк алуы белән тәбрик итәбез, озын гомер яңа үрләргә ирешүен телибез.

4 Комментарии

  1. OFARIN !!! Kotliybiz Sezne Renat abi !!!

  2. Дамир Гыйсметдин

    Соңгысы булмасын, котлыйм

  3. Гүзәл Зиннәтова

    Чын күңелдән катлыйм! Яңа уңышлар, нык сәламәтлек, гаиләңдә иминлек телим!

Фикер калдырырга Гелюса Низамутдинова Отмена

Обязательные поля отмечены *

*