tatruen
Баш бит / Яңалыклар / КОТЛЫЙБЫЗ
КОТЛЫЙБЫЗ

КОТЛЫЙБЫЗ

мБүген, 2 августта, VI Бөтендөнья татар яшьләре Форумында, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Мәгълүмати – аналитика Идарсе хезмәткәре, БТК БК рәсми сайтының мөхәррире – Мөнирә Хәлим кызы Сәгыйдуллина конгрессның иң зур бүләге – “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен”медале белән бүләкләнде. Бу Мөнирәнең дистә еллар җдәвамында татар яшьләрен берләштерүдә, аралаштыруда, аларга туган телебез, гореф-гадәт, йолаларыбызны җиткерүдәге хезмәтләре өчен бирелде. Мөнирә Хәлим кызы татар яшьләре Форумы оештыруның башында торган кеше. Беренче һәм икенче Форумнары ул төп оештыручысы да булып торды. Бүләкне аңа Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров тапшырды. Без барлык хезмәткәрләр исеменнән Мөнирә Хәлим кыз Сәгыйдуллинаны чын күңелдән котлыйбыз. Сәламәтлек, иҗат уңышлыры, иминлек телибез.

5 Комментарии

  1. Гөлсинә

    Котлыйбыз!!!

  2. Гелюса Низамутдинова

    Молодец Мөнирә!!!!!

    • Монирэ Халимовна, без Идиятовлар гаилэсе – Тубэн Камадан, чын кунелдэн Сезне котлыйбыз! Сезгэ унышлар тэлибез.

  3. Монирэ Халимовна, без Идиятовлар гаилэсе – Тубэн Камадан, Сезне ихлас кунелдэн котлыйбыз! Сезгэ унышлар телэп калабыз.

Фикер калдырырга Гелюса Низамутдинова Отмена

Обязательные поля отмечены *

*