tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Көяз “Сандугач”та көз бәйрәме
Көяз “Сандугач”та көз бәйрәме

Көяз “Сандугач”та көз бәйрәме

Октябрь ае бәйрәмнәргә бай ай. Яңа Смәил авылы «Сандугач» балалар бакчасында да күптән түгел «Көзге бәйрәм» үткәрделәр. Бу зур күләмдә әзерләнгән бәйрәм Өлкәннәр көненә дә, уңыш бәйрәменә дә багышланган иде.

Бакчаның исеме “Сандугач” булса да, Яңа Смәил авылында татарлардан кала удмуртлар, марилар да яши. Шуңа да, мәгариф программасы буенча, монда тәрбия һәм чаралар рус телендә бара. Бакчаның мөдире Альбина Нургаян кызы Нәсыйбуллина әйтүенчә, бакчада балалар ике төркемдә тәрбияләнә: “Антошка” өлкән төркемгә – 24, “Пчелка” кечкенәләр төркеменә 19 бала йөри. Тагын бер җәй үтте, төрле төсләргә, табигать күренешләренә бик бай, табигатьнең иң асыл фасылы – көз килеп җитте. Шатлык тулы бу бәйгене балалар әзерләнеп күптән көтте. Бүген монда көзге бал, көзге байлык белән бизәлгән зал.

Сабыйларның чыгышларын карарга әти-әниләре, әбиләре килгәннәр. Нарасыйларын күреп, бар да сөенгәннәр. Бәйрәмне “Сандугач” балалар бакчасы мөдире Альбина Нургаян кызы ачып җибәрде. Авылның балалар бакчасына да инде шактый еллар, кеше гомере белән чагыштырсак, ул да инде өлкән яшьтә. Монда берничә буын тәрбияләнгән. Анда хезмәт күрсәткән коллектив та алышынып тора. Альбина ханым бүгенге бәйрәмне элек балалар бакчасында эшләгән апаларны өлкәннәр көне белән котлап башлады. Аларны һәркайсына олы хөрмәт күрсәтеп түргә чакырды. Шактый еллар бакча мөдире вазыйфасын алып барган Нәкыя апа Нәфыйкова, Зөлхия апа Зыятдинова һәм башка төрле эшләрне башкарган Нурзидә апа Гыйльметдинова, Шәмсия апа Әсхәтова, Рашидә апа Хафизова, Әлфия апа Борһанова, Әлфия апа Хәкимова, Нурзидә апа Фазлыева, Резеда апа Гайсина, Венера апа Габделхакова, Гөлсәрия апа Галиуллина – һәммәсенә хезмәтләре өчен зур рәхмәт белдереп, бүләкләр тапшырды.

Бәйрәмне дәвам итү музыкаль хезмәткәр Зөлфия Рәис кызы Әһлиева, тәрбиячеләр Гүзәлия Васыйл кызы Чумарова, Лариса Владимировна Камаевага бирелде. Көз безне үзенең мул уңышы белән сөендерә. Балалар көзге табигать, яшелчәләр, җиләк-җимеш турында русча да, татарча да шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, уеннар уйнадылар. Сабыйлар тәрбияче апалары белән бүген әкият дөньясына кереп киттеләр. Ә аның төп герое көз патшабикәсе – Сөмбелә. Бу рольне буй-сыны, матурлыгы белән дә туры килеп торган, матур итеп сөйли белгән Азалия Бикмөхәммәтова башкарды. Яфраклар төшерелгән матур күлмәктән ул бүген чын патшабикә иде. Балалар төрле сынаулар үтеп, Сөмбеләнең Усал Җил алып киткән түфлиен кире кайтаралар. Көз Патшабикәсе балаларны кып-кызыл алмалар белән сыйлый. Төрле уеннарда балалар үз осталыкларын күрсәтәләр. “Уен кораллары остасы”нда кашыклар кагалар, шалтыравыкларда, сыбызгыларда уйныйлар. “Алма” дип аталган күңелле уенда җәза үтәгәндә, төбәктә яшәгән татар, мари, удмурт биюләрен дә биеп күрсәттеләр.

Көз бәйрәменә багышлап “Көз нигъмәтләре” дип аталган конкурс та уздырылган. Балалар әти- әниләре ярдәмендә үз куллары белән ясаган әйберләрне алып килгәннәр. Конкурста катнашкан балаларның барысын да Мактау кәгазьләре белән бүләкләделәр.

Дусларың белән хушлашу – моңсу мизгел. Өлкән төркемгә йөргән Сәминә өчен бу Көзге бәйрәм төркемдәшләре һәм туган авылының балалар бакчасы белән хушлашу кичәсе дә булды. Ул гаиләсе белән Казан шәһәренә күчеп китә. Балалар бакчасы мөдире Альбина Нургаян кызы Сәминәгә изге теләкләр белән истәлеккә бүләк тапшырды. Латыйповлар гаиләсе Сәминәнең тәрбияче апаларына һәм балалар бакчасы хезмәткәрләре коллективына зур рәхмәт белдерде. Ә гаилә башлыгы Айнур Латыйпов “Казан егетләре” анмсамбленең гармунчысы. Ул әлеге бәйрәмгә дә музыкаль бүләк белән килгән. Профессиональ гармунчы-баянчының шулкадәр оста итеп гармунда бию көен уйнавына түзеп торырлыкмы соң!? Барысы да биергә чыктылар. Бәйрәмне шулай күңелле ноталарда тәмамладылар.

Рәмзия ХӘКИМОВА.
Автор фотолары.
“Дуслык” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*