tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Көзге Иртыш моңнары” фестивале
“Көзге Иртыш моңнары” фестивале

“Көзге Иртыш моңнары” фестивале

30-31 октябрьдә Семей шәһәренең (Казахстан) мәдәният сараенда татар сәнгатенең “Көзге Иртыш моңнары” XVII халыкара фестиваль-конкурсы узачак. Быел ул Казахстан Республикасының бәйсезлегенә 25 ел тулуга, шәһәр мәдәният сарае оештырулуына 65 ел тулуга һәм Габдулхак Ахунҗановның 65 яшьлек юбилеена багышлана.

afishaБәйгегә Казахстан авыл-шәһәрләреннән килгән коллективлардан тыш, Новосибирск, Томск, Иркутск, Омск, Төмән өлкәләреннән, Алтай краеннан, Казаннан һәм Тубылдан иҗат төркемнәре катнашачак дип көтелә.

Фестиваль кысаларында шулай ук татар  декоратив-гамәли сәнгатенең күргәзмә-конкурсы да оештырыла. Ул Невзоровлар гаиләсе музее бинасында узачак.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*