tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Красноярскида Федераль Сабан туе 2015 узды
Красноярскида Федераль Сабан туе 2015 узды

Красноярскида Федераль Сабан туе 2015 узды

19 июльдә Красноярскиның Татышев утравында XV федераль Сабан туе үтте. Быел бәйрәм Красноярск крае һәм Татарстан Республикасы ярдәмендә узды.

Сабан туе сәхнәләштерелгән тамаша белән ачылды, анда Татарстан, күбесенчә Түбән Каманың иҗат коллективлары, крайның татар берләшмәләре вәкилләре катнашты. Чыгышның төп темасы – татар милләтенең мәдәни гореф-гадәтләрен чагылдыру. Милли киемнәр кигән яшь артистлар берничә татар җыры һәм биюен башкарды. Бүген XV федераль Сабан туенда катнашу өчен Бурятия, Татарстан, Удмуртия, Башкортстан, Дагъстан, Кабарда-Балкар республикалары, Волгоград, Курган, Киров, Владимир өлкәләре һәм илнең башка бик күп төбәкләреннән татар диспорасы вәкилләре килгән иде. Красноярск крае башкаласына Россиянең 36 төбәгеннән тупланып яшәгән татарлар вәкилләре җыелган иде. Татарстан Республикасыннан, Түбән Камадан йөзгә якын оештыручыны санамаганда, составында 500 кеше булган иҗат делегациясе катнашты.

Сәхнәләштерелгән тамашаның кульминация мизгеле зур шарлардан ясалган бөтен дөньяга танылган татар милли ризыгы – чәкчәк алып чыгу булды: алар исә күккә юл алды. Шул ук вакытта милли киемнәр кигән кызлар трибуналарда утырган тамашачыларны чын чәкчәк белән сыйлады.

Федераль дәрәҗәдәге 15 нче Сабан туен башлау тантанасында Красноярск крае губернаторы Виктор Толоконский һәм Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады. Красноярск крае башлыгы үзенең сәламләү сүзендә билгеләп үткәнчә, “Бүгенге көндә Сабан туе – ул Россиянең бөтен төбәкләрендә яшәүче татар милләтенең бөек мәдәни гореф-гадәтләре: бер табын артында бөтен культура һәм дини даирә вәкилләре чәй эчкән илебезнең бөтен милләтләре дуслыгы; бу бөек тарих, гаҗәеп бүгенге көн һәм олы киләчәк”. Виктор Толоконский шулай ук крайда яшәүче барлык кешеләр исеменнән Рөстәм Миңнехановка федераль Сабан туен үткәрүдә зур ярдәм күрсәткән өчен рәхмәт белдерде. Шуннан соң губернатор край территориясендә эшләүче татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләренә тантаналы шартларда Мактау грамотлары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.

Үз чиратында, Рөстәм Миңнеханов Сабан туе кунакларны котлады һәм край җитәкчеләренә төбәктә яшәүче татарларның милли үзенчәлеген саклап калу буенча башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде. “Бүген без бу искиткеч төбәккә килдек, һәм үземнең тәэсирләрем белән уртаклашырга телим. Без Татарстаннан китмәгән дә кебек. Без монда гомер кичерүче татарлар телне, мәдәниятне, үзенчәлекләрне саклап калган йортларда булдык. Бу безнең Россия дәүләтенең зур потенциалы һәм край җитәкчеләренең бөтен милләтләр дә үз традицияләрен саклап калуга игътибары турында сөйли. Бу мине бик сөендерә. Федераль Сабан туе – татарлар өчен генә түгел, бөтен милләтләр өчен әһәмиятле вакыйга. Бу мәдәниятебезне күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек. Гасырлар буе дус һәм тату яшәвебез – бүгенге бәйрәм факторлары. Бу бәйрәмне биредәге кебек үткәргәнебез юк иде әле”, – дип белдерде Татарстан башлыгы.

Сәламләү сүзеннән соң Рөстәм Миңнеханов җыелучыларга күңелле ял теләде һәм Красноярск краеның “Яр” төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте иҗтимагый оешмасы әгъзалары Равил Гайнетдинов, Зиннур Мансуров һәм Хәлил Исмәгыйлевка Татарстан президентының Рәхмәт сүзен тапшырды. Ә Вәгыйзь Фәйзуллин белән Дамир Әхмәтгалиев “ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре” һәм “ТРның атказанган артисты” исемнәрен алды.

Әйтергә кирәк, бүген Татышев утравында берничә бәйрәм мәйданчыгы оештырылган. Сабан туе кунаклары һәм катнашучылары сәүдә рәтләре һәм дуслык мәйданына аеруча зур игътибар бирде, анда һәркем илдә яшәүче милләтләр мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән таныша алды.

tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*