tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Куандык фермеры мең баш кәҗә өчен биналар төзи
Куандык фермеры мең баш кәҗә өчен биналар төзи

Куандык фермеры мең баш кәҗә өчен биналар төзи

Куандык шәһәр округының Маячный поселогыннан шәхси эшмәкәр Фәнил Аблязов 2020 елда «гаилә терлекчелек фермасы»н үстерү өчен 15 млн сум күләмендә грант алды. Хәзер авыл кешесе мең баш кәҗәне тоту өчен терлекчелек биналары төзи. – Грант акчасына фермер Оренбур мамыгы токымлы мең баш кәҗә сатып алды. Шулай ук тупас азык әзерләү техникасы – ике «МТЗ-82» тракторы, ике пресс-җыючы, ике роторлы печән чапкыч һәм ике «2ПТС4» арбалары алды, – дип хәбәр иттеләр шәһәр округы хакимиятендә.

КФХ башлыгы Фәнил Аблязов җирне рәсмиләштергән һәм анда терлекләр урнаштыру өчен өч база төзиләр инде. Анда кәҗәләрне 2021 елның гыйнварында асрарга планлаштыралар. Ә февраль аенда алардан мамык алырга һәм «Оренбургские пуховницы» предприятиесенә сатарга әзерләнәләр. Крестьян (фермер) хуҗалыгында печән һәм көтүлекләргә өч мең гектардан артык мәйдан бүленгән. Бөтен кышлату чорына тупас азык та әзерләп куйганнар.

Шушы көннәрдә Оренбур өлкәсе Хөкүмәтендә гаилә фермаларын үстерүгә төбәк бюджетыннан грантлар бирү тәртибен расладылар. Хәзер авыл территорияләреннән, шәһәр тибындагы поселоклардан һәм 30 меңнән артык булмаган кече шәһәрләрдән фермерлар да дәүләт ярдәменә дәгъва итә ала.

Утырышны губернатор Денис Паслер алып барды. Норматив актны карауга регионның авыл хуҗалыгы министры Сергей Балыкин кертте. – Документка «авыл агломерацияләре» төшенчәсе кертелде. Бу критерийлар астына Абдулин, Куандык, Медногорск, Соль-Илецк, Сорочинск һәм Ясный эләгә. Бу территорияләрдә теркәлгән фермерлар гаилә фермаларын үстерүгә грантлар бирү конкурсында катнашу хокукына ия булачак, – дип хәбәр иттеләр өлкә Хөкүмәтендә.

Моннан тыш, узган елларда грант алучыларга грантны үзләштерү срогын бер елга озайту мөмкинлеге бирелде.

Фәннүр Гайсаров

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*