tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кукмара “Ак калфагы” “Соңгы кыңгырау” бәйрәменә килде
Кукмара “Ак калфагы” “Соңгы кыңгырау” бәйрәменә килде

Кукмара “Ак калфагы” “Соңгы кыңгырау” бәйрәменә килде

25 майда мәктәпләрдә 11 нче сыйныфлар өчен соңгы кыңгырау яңгырады.

Бу уку елында Кукмараның (Татарстандагы район үзәге) А .М.Булатов исемендәге лицеен 50 укучы тәмамлый.

Бәйрәмгә Казаннан дәүләт экзамен комиссиясе члены Логинова С. С. , район админстрациясеннән Фәйзрахманова М.Н., Кукмара “Ак калфак” оешмасы рәисе Җиһаншина З.Н килгәннәр иде.

“Ак калфак” бу бәйрәмдә укучыларга яңалык алып килде: ул район күләмендә беренче тапкыр татар теле буенча иң актив, телне яхшы белгән, олимпиада, конкурс, фәнни конференцияләрдә, иҗади бәйгеләрдә даими рәвештә призлы урыннар яулаган татар кызын Ак калфак белән бүләкләргә дигән карар чыгарды. Лицейдан бу исемгә Гыйззәтуллина Әдилә лаек дип табылды һәм Зөмәрә Нихатовна аңа ак калфак бүләк итте. Алга таба да Әдиләгә бу калфакка тап төшермичә, милләтебезнең асыл кызы булып яшәргә насыйп итсен.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*