enrutat
Баш бит / Кукмара районы Аш-Буҗи авылының 400 еллык тарихын үз эченә алган китабы дөнья күргән
Кукмара районы Аш-Буҗи авылының 400 еллык тарихын үз эченә алган китабы дөнья күргән

Кукмара районы Аш-Буҗи авылының 400 еллык тарихын үз эченә алган китабы дөнья күргән

Фотосурәтләр белән бизәлгән әлеге зәвыклы басма 315 биттән тора.
Аш-Буҗи халкы өчен үтә дә мөһим, истәлекле вакыйга – авылның 400 еллык тарихын үз эченә алган китап .

Тарихи-энциклопедик альбом аша авылның үткәне, бүгенгесе белән танышырга, кешеләрнең яшәеше, эшчәнлеге турында күп мәгълүмат тупларга була. Фотосурәтләр белән бизәлгән әлеге зәвыклы басма ашбуҗилыларны гына түгел, аның битләрен ачкан һәркемне үзенә җәлеп итеп, тагын да тирәнрәк алып кереп китәргә сәләтле. Әнә район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Бариев та: «Китапны ачкан саен ачасы килеп тора», — дип югары бәя биреп, авторга һәм әлеге китапны булдыруда күп көч куйган Фәнис Хәмәтдиновка рәхмәт сүзләрен ирештерде.

Кечкенә вакытта гел үткәнне беләсе килеп өлкәннәрдән сораштыра, бик кызыксына идек. Шулай сорый-сорый бабаларыбыз турында күпмедер мәгълүмат туплый алдык, ә хәзер исә безнең тарихыбыз тагын да тулыланды, һәркемнең өендә шәҗәрә саклана, унике буынга хәтле бабаларыбызның исемнәре билгеле. Бу зур сөенеч, — диде авылның имамы Мансур Тимеров. – Туембаш авылы турында китап чыкканлыгы турында ишеткәч, көнләшеп куйган идем, Аллага шөкер, бу бәхет безгә дә елмайды.

Китапның авторы Туембаш авылыннан Фәрит Вәлиевка әлеге басманы әзерләү өчен шактый эзләнергә, өйрәнергә, архивларда казынырга туры килгән. Биредә һәр мәгълүмат архив документлары белән дәлилләнгән. Әлбәттә, китап чыгару зур чыгымнар сорый торган хезмәт. Аш-Буҗи авылы халкы әлеге басма өчен өчен авылдашлары, эшмәкәр Фәнис Хәмәтдиновка рәхмәтле. Ул – китап чыгару нияте белән янып-көеп йөрүче, матди ягын хәл итүче дә.

-Авыл тарихын өйрәнү, китап итеп чыгару минем күптәнге хыялым иде һәм менә ул тормышка ашты, — диде Фәнис абый. – Әлбәттә, мин әлеге эшнең авыр икәнлеген белдем, әмма халыкка, киләчәк буыннарга тарихны җиткерәсе килү теләге көчле иде. Нәкъ менә шушы максат белән әлеге эшне башлап җибәрдек. Йөрмәгән районнар, шәһәрләр калмады, төрле язучы-тарихчылар белән дә очраштык. Фәриткә әлеге авыр хезмәтне җиренә җиткереп башкарып чыкканы өчен авыл халкы исеменнән рәхмәтемне белдерәм.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*