tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кукмара районында яңа мәчет ачылды
Кукмара районында яңа мәчет ачылды

Кукмара районында яңа мәчет ачылды

Кичә Татарстан мөфтие эшлекле сәфәр белән – Кукмара районында булды. Камил хәзрәт Сәмигуллин биредә районның 76 нчы мәчете ачылышында катнашты, районкүләм ифтарда катнашты.

Изге Рамазан аенда, нур өстенә нур булып, кичәгедән янә бер Аллаһы йорты үз ишекләрен ачты: Туеш авылында ике катлы, 270 кеше сыйдырышлы яңа мәчет ачылды. Әлеге мәчет күптән көтеп алынган бүләк. Беренче нигез ташы 2016 нчы елда салынып, тиз вакыт аралыгында Аллаһының рәхмәте белән сафка баса. Мәчет ачылышында мөхтәсибәт вәкилләре төзелеш эшләренә үзләреннән зур ярдәм күрсәткән эшмәкәрләргә, җитәкчеләргә һәм тырыш район халкына рәхмәтләрен җиткерде. Әлеге иман йортының күп еллар дәвамында халыкка хезмәт итүен теләделәр.

Рамазан аенда изгелекләр савабы күпкә арттырылып языла. Камил хәзрәт Аллаһы юлында тырышлык күрсәтеп, дингә армый-талмый хезмәт күрсәтүче имамнарга рәхмәтен белдерде, Туеш авылы мәчете имамы Айрат хәзрәт Шәфигуллинга чапан бүләк итте.

Район башлыгы Сергей Димитриев районда киләчәктә дә төрле диннәр, милләтләр татулыкта яшәвен теләде һәм истәлек билгесе итеп яңа ачылган мәчеткә келәм бүләк итте.

Бүгенге көндә Туеш авылы мәчетенең район мөселманнары өчен әһәмиятен билгеләп шулай ук Кукмара мәдрәсе мөдире Ришат хәзрәт Курамшин, Кукмара районы аксакал хәзрәте Зиннур хәзрәт Сәмигуллин, остазлар чыгыш ясады. Әлеге мәчет юл өстендә урнашкан, барлык уңайлыклары белән сафка баскан. Бүгенге көндә Кукмара районында 76 мәчет, урта мәдрәсә эшли.

Мәчет ачылышыннан соң район дин эшлеклеләре ифтарга юнәлде. Биредә Татарстан мөфтие рамазан аеның әһәмияте турында вәгазь сөйләде, халыкның сорауларына җавап бирде.

http://dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*