tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кукмара үзәк китапханәсендә тәкъдир итү кичәсе
Кукмара үзәк китапханәсендә тәкъдир итү кичәсе

Кукмара үзәк китапханәсендә тәкъдир итү кичәсе

24 нче ноябрьдә Кукмара үзәк китапханәсендә М.Мәрдәнованың яңа чыккан “Мизгел” исемле шигырьләр җыентыгын тәкъдир итү кичәсе булды. Кичәгә авторның туганнары,дуслары, “Салават күпере” иҗат берләшмәсе,”Ак калфак”чылар, 1,2 нче мәктәп укытучылары һәм укучылары катнашты.Анда М.Мәрдәнова сүзләренә язылган җырлар яңгырады,күпсанлы шигырьләре укылды,шагыйрәбезнең тормыш юлына күзәтү ясалды, аңа чәчәкләр бүләк ителде.Милли чәй өстәле артында китап турында сөйләшү дәвам итте. Кичә бик җанлы үтте, һәркем күңелендә якты хисләр белән китте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*