tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кукмарада кул эшләре күргәзмәсе оештырылды
Кукмарада кул эшләре күргәзмәсе оештырылды

Кукмарада кул эшләре күргәзмәсе оештырылды

Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеенда “Ак калфак” оешмасы әгъзаларының кул эшләре – милли калфак, изү һәм чигүле кулъяулыкларыннан күргәзмә оештырылды.

Калфак – татар хатын-кызларын гүзәллек алиһәсе дәрәҗәсенә күтәрүче гамәли сәнгатебезнең үзенчәлекле сәнгать әсәре. 18-20 гасырлар белән чагыштырганда, калфакларның формалары, бизәлеше үзгәреп тора. Элек ак трикотаж калфаклар популяр булганнар. Ә бүгенге көннәрдә исә калфаклар нәфис җепләр, энҗе-мәрҗәннәр белән беррәттән, ак, сирәк очракта төсле сәйлән кулланып чигелә. Калфак белән бергә татар хатын-кызлары чигүле изүләр дә кигәннәр. Бүгенге күргәзмәдә шулай ук чигүле кулъяулыклар да үз урыннарын алдылар.

Күп гасырлык тарихны сыйдырган милли хәзинәләребез  –  татар халкының үткәнен бүгенгесе белән тоташтыручы байлык. Алар әби-бабаларыбызның йөзен чагылдыручы асылташлар булып балкый.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*