tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кукмарада “Дуслык белән көчле без” диләр
Кукмарада “Дуслык белән көчле без” диләр

Кукмарада “Дуслык белән көчле без” диләр

16 апрельдән Республикабызда “Мәрхәмәтле Татарстан” проекты старт алды. Игелекле гамәлләр атналыгы дәвам итә. Аның һәр көне аерым тематикага багышлана. 18 апрель –дуслык һәм татулык көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан бүген Кукмара социаль яклау бүлегенә йөрүчеләр өчен Халыклар дуслыгы клубы һәм Ак калфак оешмасы белән берлектә “Дуслык белән көчле без” дигән темада очрашу булды. Анда районыбызның күпмилләтле булуы, милләтләрнең дус, тату бер гаилэ булып , бер – берсенең гореф – гадэт , йолаларын хөрмәт итеп , кайгы – шатлыкларын уртаклашып , бер – берсенә ярдәмләшеп дус – тату булып киләчәккә иңгә – иң куеп, яна үрләр яулавы турында сөйләшү булды.

Урта Комар авылыннан “Зангари” исемендәге удмурт фольклор ансамбле чыгыш ясады. Алар үзләренең шат җырлары аша тамашачының кәефләрен күтәрделәр. Шулай ук татар телендә Фаттахова Рафилә үзенең дуслыкка багышланган эчтәлекле шигырен укыды, татарча җыр бүләк итте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*