tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кукмарада каләм тибрәтүче ханымнарны барладылар
Кукмарада каләм тибрәтүче ханымнарны барладылар

Кукмарада каләм тибрәтүче ханымнарны барладылар

Татарстанның Кукмара районы хатын-кызлары шушы көннәрдә “Ак калфак” оешмасының чираттагы утырышына җыйналды.

Ул районыбызның каләм тибрәтүче хатын-кызларына багышланды: алар үзләренең яңа әсәрләрен укып фикер алыштылар, иң яхшы әсәрләрне туплап, әдәби альманах чыгарырга, дигән карарга килделәр.

Калфак чигү буенча мастер-класс үткәрелде. “Лилия” ательесыннан мастер Миңнури ханым калфак чигү, аны кисү, бизәү серләренә төшендереп, аңлатып һәм күрсәтеп бирде. Оешманың чираттагы утырышында сәламәт яшәү серләренә багышланган лекция тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр итте “Ак калфак”җитәкчесе Зөмәрә Җиһаншина.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*