tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кукмарадагы “Ак калфак”лы ханымнар калфак чигәргә өйрәнделәр
Кукмарадагы “Ак калфак”лы ханымнар калфак чигәргә өйрәнделәр

Кукмарадагы “Ак калфак”лы ханымнар калфак чигәргә өйрәнделәр

11 ноябрьдә Татарстанның Кукмара районы хатын-кызлары “Ак калфак” оешмасы чираттагы утырышына җыйналды.

Ул районыбызның каләм тибрәтүче хатын-кызларына багышланды: алар үзләренең яңа әсәрләрен укып фикер алыштылар;иң яхшы  әсәрләрне туплап, әдәби альманах  чыгарырга, дигән карарга килделәр.

кукмара2Калфак чигү буенча мастер-класс үткәрелде. “Лилия” ательесыннан мастер Миңнури ханым калфак чигү, аны кисү, бизәү  серләрен аңлатып һәм күрсәтеп бирде. Оешманың чираттагы утырышында сәламәт яшәү серләренә багышланган лекция тәкъдим ителәчәк.

“Ак калфак”җитәкчесе: Җиһаншина З.Н.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*