tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кукмарадагы хатын-кызлар җәмгыятенең чираттагы утырышы узды
Кукмарадагы хатын-кызлар җәмгыятенең чираттагы утырышы узды

Кукмарадагы хатын-кызлар җәмгыятенең чираттагы утырышы узды

Районыбызның “Ак калфак” хатын-кызлар җәмгыятенең чираттагы утырышы булды. Татар Конгрессы оештырган форумга вәкил булып барган оешма җитәкчесе Зөмәрә Җиһаншина гаилә тәрбиясе, тел мәсьәләләре буенча бик эшлекле чыгыш ясады, форум эше белән таныштырды. Хатын-кызлар арасында оештырылган «Ак кафакның табылган чагы» калфак конкурсында, кулъяулык чигү буенча  конкурсларда җиңүчеләргә Мактау кәгазьләре тапшырылды, эшләре республикакүләм күргәзмәләрдә урын алган кызларыбыз моңа һичшиксез лаек иде.

Кукмара шәһәренең “Ләйсән”, “Чулпан”, “Кояшкай”, “Миләшкәй” балалар бакчалары тәрбиячеләре, Зур Сәрдек һәм Байлангар җирлекләре оешмалары бар иде. Милли бизәкләр кулланып яулыклар, кулъяулыклар, калфаклар эшләгән кызларыбыз арасында “Милли комплект”, “Иң затлы калфак”, “Иң катлаулы бизәк”, “Иң актив катнашучы”, “Бизәкләр төрлелеге” номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнде. Бу чараның затлы кунагы, тамырлары белән Кукмара төбәгенә тоташкан Австралиядән килгән кунагыбыз Суфия апа Вәлиева иде. Австралия турындагы истәлекләреннән соң, ул бүгенге көннәрдә дә Австралия татарлары арасында әзерләнә торган милли ризык – әлбә пешереп мастер-класс күрсәтте. Суфия апа үзе язган китапларны, бүләкләрен өләште. Туган телне саклауга бернинди мөмкинлеге булмаган чит илдә дә үз телендә матур итеп сөйли белүе безне сокландырды. Гаиләдә туган телдә сөйләшүнең әһәмияте нинди зур икәнне бу кабат искәртеп тора бит. Милли ризык әзерләүгә килгәндә, үзебезнекеләр дә бик оста. Аш-су остасы Рафилә апа Фәттахова кабактан кабартмалар пешереп алып килгән, үзенчәлекле рецепт белән вак бәлеш пешереп күрсәтте. Әлеге эшләрне эшләргә мөмкинлек биргән “Чәй йорты” бинасында эшләүче коллектив җитәкчесе Розалия ханым – “Ак калфак” оешмасының милли ризыклар әзерләү буенча кураторы. Шуңа күрә эш бик уңайлы шартларда эшләнде. Бу киңәшмәдән һәркем үзенә бик күп файдалы мәгълүмәт алды, яңа планнар белән кайтты. Очрашуларны кызыклы һәм файдалы итеп оештырган җитәкчебез Зөмәрә Нихат кызы Җиһаншинага, “Чәй йорты” коллективына рәхмәтебез зур.

Рәмзия Хөсәенова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*