enrutat
Баш бит / «Кулатка укулары» иманыбызны ныгыта
«Кулатка укулары»  иманыбызны ныгыта

«Кулатка укулары» иманыбызны ныгыта

Шушы көннәрдә генә Шәhри Болгарның «Ак мәчет»ендә 18 нче «Кулаткы укулары» узды. Танылган меценат — Иске Кулаткы районы башлыгы, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы, академик Эдуард Ганеев ярдәмендә оештырылган бу күркәм чарада Татарстан, Ульяновск hәм Самара өлкәләре дин әhелләре, галимнәр hәм татар зыялылары, Иске Кулаткы төбәге мәчетләренең имамнары hәм абыстайлары катнашты.

 

Күренекле татар мәгърифәтчесе Шиhабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгына багышланган укуларны — «Милләт өчен бәhа җитмәс кыйбат хәзрәт» дип исемләнгән фәнни-гамәли конференцияне якташыбыз Руслан хәзрәт Фархутдинов Коръән-Кәримнән аять уку белән башлап җибәрде. Аннары Ульяновск өлкәсе мөселманнарының региональ диния нәзарәте баш казые, мөфти Сәүбән хәзрәт Сөләйманов барча әрвахларның да рухларын шатландырып, ил-көннәребезгә тынычлык, иминлек теләп дога кылдырды. Ул ата-бабаларыбыз ислам динен кабул иткән изге җирдә шушы укуларны оештыручы Эдуард хаҗи Ганеевка рәхмәт сүзләрен дә җиткерде. Ә Иске Кулаткы районы имам-мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Юмангулов милләттәшләребез күмәкләшеп яшәгән төбәктә динисламның үсеш юлыннан баруы турында горурланып сөйләде.

    — Район мәчетләренең күпчелегендә җомга көн мәктәпләре эшләп килә. Анда өлкәннәр hәм яшьләр дини белем алалар, балалар өчен төрле конкурслар үткәрелe. Бөтенроссия авыл Сабан туе уздырылган мәйданчыкта меценат Эдуард Ганеев ярдәмендә дини бәйрәмнәр, корбан мәҗлесләре оештыру традициягe кереп бара. Өлкә мөселманнарының региональ диния нәзарeте, «Биләр» мәдрәсәсе hәм Татарстан мөфтияте белән тыгыз элемтәдә торабыз. Алар мәчет имамнары hәм абыстайларының дини гыйлемен күтәрергә булышалар. Районыбызда дин кушканча яшәү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар, шушы юлга басу өчен фәкать теләк кенә кирәк,- диде Рамазан хәзрәт.

Ә Татарстан мөселманнарының баш казые Җәлил хәзрeт Фазлыев мәшhүр дин әhеле Шиhабетдин Мәрҗанинең фикерләре бүген дә актуаль булуы турында белдерде.

— Милли тел, милли кием, милли гореф диндә юк, әмма алар милләтне саклый, дигән Шиhабетдин хәзрәт. Ә 1886 елда ул, уян, татар, дип яза. Шул ук чорда, басма матбугат белән hәрдаим танышып барыгыз, дип имамнарга киңәшен бирә. Бүген бөтен нәрсә дә интернет челтәрендә бар, дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Бу фикер белән hич кенә дә килешә алмыйм. Милләтебез зыялыларының бер өлеше булган имамнар татарча газета-журналларны өйләренә яздырып алырга, укырга hәм эшләрендә киң кулланырга тиеш. Тел бетсә, милләт бетә, милләт бетсә, динебез бетә, дип ассызыклый Мәрҗани. Телебезнең юкка чыга баруында дәүләт белән мәктәпне генә гаепләү дөрес булмас. Бала-оныкларыбыз белән үзебезчә, ягъни татарча сөйләшмәвебез аркасында туган телебез бетеп бара бит. Җомга намазын үз авылың мәчетендә уку саваплырак, гәрчә, мулла фәсыйк, ягъни гөнаhлы булса да, дип әйткән Шиhабетдин хәзрәт. Олпат шәхесебезнең фикерләрен исәпкә алып яшәсәк, күпкә бәхетле булырбыз,- диде Җәлил хәзрәт.

    Ульяновск өлкәсе мөселманнарының баш имам-ахуны, региональ диния нәзарәте рәисе Илдар хаҗи Сафиуллин да көннәрнең солтаны — җомга көнне өч төбәк мөселманнарына олуг бүләк ясаган, ягъни Шәhри Болгарда дини укулар оештырган өчен Эдуард хаҗи Ганеевка рәхмәт сүзләрен җиткерергә ашыкты.

— Эдуард Әнвәр улы милләтебез hәм динебез үсеше, Аллаhы Тәгаләнең ризалыгына ирешү өчен тырыша, аңа рәхмәтебез әйтеп бетергесез. Ә изге Болгар җиренә без нәкъ менә 40 ел элек сукмак салган идек. Соңгы елларда борынгы калабыз танымаслык дәрәҗәдә үзгәрде — Ак мәчет, Ислам академиясе, музейлар калкып чыкты. Болар барысы да Аллаhы Раббыбызның безгә рәхмәте бит,- диде Илдар хаҗи.

Самара өлкәсе мөфтие Талип хәзрәт Яруллин да динне саклау, милләт тарихын барлау максатында хәләл малын hәм вакытын кызганмаучы Эдуард хаҗи Ганеевка олы рәхмәтләрен ирештерде.

— Бездән соң нәрсә калыр, эшебезне кемнәр дәвам итәр? Барысы да үзебездән тора. Әйдәгез, тырыш шәкертләрне Болгар ислам академиясенә укырга җибәрик, белем алсыннар, дин галимнәре булсыннар,- дип белдерде Талип хәзрәт.

    Мәркәзебез Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге югары мөселман мәдрәсәсе мөдире Ильяс хәзрәт Җиhаншин да милләтебез өчен бәhа җитмәс кыйбат хәзрәт Шиhабетдин Мәрҗанинең рухи мирасы турында бәян итте.

— Туксанынчы еллар башында дөнья күрмәгән шәкертләрне ашыга-ашыга чит илгә укырга җибәрдек. Гарәп дәүләтләреннән төрле фондлар вәкилләре килеп, бездә укулар оештырдылар, мәчет-мәдрәсәләр төзеделәр. Менә шушы ашыгуыбыз hәм ата-бабаларыбызның рухи мирасыннан читләшүебез нәтиҗәсендә, дәүләт белән җәмгыять, аналар белән балалар, намаз укучылар белән укымаучылар арасында җитди каршылыклар туды. Баксаң, дини вә әхлакый кыйммәтләр үзебездә дә җитәрлек булган бит. Ишан Хәбибулла хәзрәт Хансөяров, Мөхәммәд Закир әль-Чистави, Зәйнулла ишан Рәсүлев кебек дин әhелләре бай рухи мирас калдырганнар. Без аларның каберләрен эзләп табып, зиярәт кыла башладык. Мәгърифәтче Шиhабетдин Мәрҗани хезмәтләре — безнең җирлек өчен традицион ислам. Ул милли гореф-гадәтләргә hәм йолаларга беркайчан да каршы бармаган, аларны инкарь итмәгән. Мәсәлән, «Хаҗ сәфәре» дигән хезмәтендә Мәккә каласы зиратында Казан баеның каберен эзләп табып, зиратта Коръән аятьләре укуы турында яза. Ә вафаты алдыннан үзенең шәкертенә: «Мине дәфен кылыгыз hәм язып, ике кеше дә күтәрә алмаслык кабер ташы куярсыз»,- дип язган,- диде Ильяс хәзрәт.

Казан федераль университеты профессоры, филология фәннәре докторы Хатыйп Миңнегулов «Шиhабетдин Мәрҗани hәм татар әдәбияты» темасына тукталды.

— Мәшhүр шагыйребез Габдулла Тукай аның турында, бәhа җитмәc кыйбат хәзрәт, дип яза. Габдрахман Утыз Имәни, Ризаэддин Фәхреддин, Закир Бигиев, Гаяз Исхакый белән бер сафта басып торучы бөек галим, әдип, мәгърифәтче ул. Тормышны тирәннән тоеп яшәгән шәхеснең татар тарихына, ислам дөньясының Россия халыклары белән бәйләнеше темасына багышланган бик күп хезмәтләре бар. Татарстан мөфтияте аның алты томлыгын бастырып чыгарды инде,- диде танылган галим.

Ә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Иске Кулаткы районында Эдуард Ганеев җитәкчелегендә милләтебезне яшәтү өчен зур эшләр башкарылуы турында сокланып сөйләде.

— Җәмгыятьтәге бик күп җитешсезлекләрнең нигезендә динсезлек ята бит. Ульяновск өлкәсе, аерым алганда, Иске Кулаткы районы авыллары динле, иманлы булулары белән аерылып торалар. Районны hәрьяклап күтәргән, тулы канлы тормыш белән яшәткән өчен Эдуард Әнвәр улына чын күңелдән рәхмәт,- дип белдерде конгресс җитәкчесе.

    Барыш районы Калда авылында туып үскән күренекле якташыбыз — профессор, тарих фәннәре докторы Наил Таировның чыгышында да ифрат кызыклы мәгълүматлар яңгырады.

— Шиhабетдин хәзрәтнең фабрикант Алиев чакыруы буенча Сембергә, никах мәҗлесенә килүе турында төгәл мәгълүм. Ә 1880 елның июнь аенда ул Казанда Сембер сәүдәгәре Ибраhим  Акчурин белән мәҗлестә күрешкән. Ибраһим әфәнденең соравына җавап итеп хәзрәт, мөселманга башына эшләпә кию хәрәм түгел, дип әйткән. Хәсән Тимербулат улы Акчурин белән очрашуда исә, мөcелман кешесенә фоторәсемгә төшәргe ярый, дип белдергән. Шиhабетдин хәзрәтнең, балаларыгыз гына түгел, оныкларыгыз да татарча белсә генә телебез сакланыр, дип әйтүе хакында билгеле. Ифрат та гыйбрәтле сүзләр бу,- диде Наил Таиров.

Ә тарих фәннәре кандидаты Җәмил Мөхәммәтшин Шиhабетдин Мәрҗанинең 1860 hәм 1870 елларда Шәhри Болгарда булып китүе, Ульяновск өлкәсенең Мәләкәс районы Парау авылы hәм Иске Кулаткы районы Яңа Зимница авылы зиратларында ишаннар каберләренең бүгенгәчә саклануы турында хәбәр итте.

Шәрәфле кунаклар – Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе башлыгы Фәрит Мифтахов, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвaт бүлеге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Нияз хәзрәт Сабиров, Татарстанның Спас районы имам-мөхтәсибе Фәрхәт хәзрәт Минсәгыйров, КФУның Журналистика hәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе татар журналистикасы кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Илhам  Фәттахов, “Безнең мирас” журналы баш редакторы Ләбиб Лерон, Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге югары мөселман мәдрәсәсе мөгаллиме Зөлфәт хәзрәт Мингалиев «Кулаткы укулары»на югары бәя биреп, иманыбызны ныгытуга юнәлдерелгән чараны оештыручыларга, аеруча да татар-мөселман дөньясында танылган меценат Эдуард Ганеевка рәхмәт сүзләрен юлладылар.

Җомга намазын укыганнан соң, чарада катнашучылар Болгар ислам академиясе эшчәнлеге белән танышты. Көннең икенче яртысында Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев “Дәресләр укыту, имам булу, вәгазь сөйләүче булу — өч бөек дәрәҗә” темасына “түгәрәк өстәл” утырышы уздырды. Ул имамнар hәм абыстайларны кызыксындырган сорауларга җаваплар да бирде. Аннары Шиhабетдин Мәрҗанинең тормыш hәм хезмәт юлы турында нәфис фильм күрсәтелде.

Иске Кулаткы районы башлыгы Эдуард Ганеев быел инде унсигезенче тапкыр уздырылган «Кулаткы укулары»на  йомгак ясап, кулаткылылар исеменнән әлеге чараны оештыруда катнашкан Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге югары мөселман мәдрәсәсе әhелләренә ихтирамын hәм рәхмәтен белдерде. Ул халыкны агартуда, гыйлем бирүдә дин әhелләренең, галимнәрнең зур таяныч булып торуын җиткерде hәм бердәм эшчәнлекне киләчәктә дә дәвам итәргә чакырды.

    Исхак ХӘЛИМОВ,

    Шәhри Болгар.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*