tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Курчак театры Мостай Кәрим юбилеена әзерләнә
Курчак театры Мостай Кәрим юбилеена әзерләнә

Курчак театры Мостай Кәрим юбилеена әзерләнә

Башкортстан курчак театрында Мостай Кәримнең тормыш юлына багышланган “Мостай Кәрим. Якындагы офык” дип аталган спектакль куелачак.

Билгеле булуынча, 2019 елда Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 ел тула. Шушы уңайдан республикада бик күп чаралар уздыру планлаштырыла.

Мисалга, Башкортстан курчак театрында Мостай Кәримнең тормыш юлына багышланган “Мостай Кәрим. Якындагы офык” дигән спектакль куелачак. Анда, курчаклардан тыш, битлектә актерлар һәм биючеләр дә катнашачак.

Спектакль видеопроекция белән тулыландырылып барачак.Әлеге үзенчәлекле спектакльне сәхнәгә Альберт Имаметдинов куя, музыкасын Урал Иделбаев яза.Шулай ук, яңа сезонда республика курчак театры “Буратино” һәм “Красная шапочка” спектакльләрен дә сәхнәләштерергә җыена.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*