tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Курган өлкәсендә Бөтенроссия авыл Сабан туе алдыннан Татарстан артистлары концерт куйды
Курган өлкәсендә Бөтенроссия авыл Сабан туе алдыннан Татарстан артистлары концерт куйды

Курган өлкәсендә Бөтенроссия авыл Сабан туе алдыннан Татарстан артистлары концерт куйды

Курган өлкәсенең Әлмән районы Әлмән авылы IX Бөтенроссия авыл Сабан туен каршыларга әзерләнә. Урал арты төбәге Россиянең 20гә якын субъектыннан кунакларны каршылый. Милли бәйрәмебез шаулап-гөрләп иртәгә, 14 июльдә узачак.

Бүген исә, Курган өлкәсенең Чүмләк авылында “Курган олимпия резервы училищесы” кунакханә комплексы янында корылган сәхнәдә Татарстанның иң яхшы коллективлары һәм йолдызлары катнашында зур концерт узды. Бәйрәм чарасын “Казан” бию ансамбле ачып җибәрде һәм алга таба да бу коллективның чыгышлары концертның төп бизәге булды.

Концертта чыгыш ясаган артистлар рус һәм татар телләрендә җырлады, ике милләт биюләре башкарылды.

Концертка килгән тамашачылар Татарстанның атказанган артисты Николай Коновалов, таланты музыкант-виртуоз, Татарстанның атказанган артисты Ринат Вәлиев, Татарстанның атказанган артисты Алинә Шәрипҗанова, Татарстанның атказанган артисты Айдар Габдинов, Фәридә-Алсу, яшь талантлы җырчы Рөстәм Насыйбуллин, гармунчылар Наил Сәгъдиев һәм Булат Хисмәтов, Татарстанның халык артисты Резедә Шәрәфиева, Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров, халык җырларын үзенчәлекле башкаручы Сиринә Зәйнетдинова, Татарсстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов һ.б. чыгышларын бик җылы кабул итте.

Белешмә өчен

Бөтенроссия авыл Сабан туе беренче тапкыр Самара өлкәсенең Похвистнево районы Гали авылында уздырыла. 2011 елда Чувашия Республикасының Батыр районы Шыгырдан авылында, 2012 елда Чиләбе өлкәсенең Красноармейск районы Дубравка бистәсендә, 2013 елда Пермь краеның Барда район үзәгендә, 2014 елда Волгоград өлкәсенең Светлояр районы Кече Чупурники авылында, 2015 елда Оренбург өлкәсенең Сакмар районы Татар Каргалысы авылында бәйрәм ителде. 2016 елда ул Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы эшчеләр бистәсендә үтте. 2017 елда Авыл Сабан туен Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылы кабул итте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*