tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Курган өлкәсендә IX Бөтенроссия авыл Сабан туе гөрләп узды
Курган өлкәсендә IX Бөтенроссия авыл Сабан туе гөрләп узды

Курган өлкәсендә IX Бөтенроссия авыл Сабан туе гөрләп узды

Бүген, 14 июльдә, Курган өлкәсенең Әлмән авылында IX Бөтенроссия авыл Сабан туе гөрләде. Милли бәйрәм татарларны һәм башкортларны гына түгел, башка милләт вәкилләрен дә берләштерде. Илкүләм авыл Сабан туен күрергә Курган өлкәсенең төрле районнарыннан һәм авылларыннан, Россиянең 20 гә якын төбәгеннән кунаклар җыелды.

Кунаклар өчен милли утарлар күргәзмәләре, азык-төлек ярминкәләре, җәмәгать туклану пунктлары эшләп торды. Сабантуй мәйданында урнаштырылган иң беренче һәм иң зур утар Татарстанның Кукмара районыныкы иде. Республикабызның алдынгы районнарыннан берсе булган бу муниципаль берәмлек Татарстанны Россиякүләм авыл сабан туенда беренче тапкыр гына тәкъдим итми.

Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев сүзләренчә, Татарстанны Бөтенроссия авыл сабан туенда тәкъдим итү район өчен зур мәртәбә. Татарстан Президенты мондый зур чараны алар кулына инде өченче тапкыр ышанып тапшыра. Курганда утар булдыру эшләренә Кукмара вәкилләре бер айдан артык элек тотынган. Район үзенең булдыклы тырыш халкы белән дан тота. Балта осталары шушы шактый кыска вакыт эчендә утар эчендәге йонтларны салып чыккан.

  • Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка ышаныч өчен зур рәхмәт без бу ышанычны акларга тырышабыз. Узган елда менә Пенза өлкәсендә иң зур авылларның берсе Әләзәндә Бөтенроссия авыл Сабан туен зурлап үүткәрдек. Анда бик үп халкы килде, барысы да бик канәгать калды. Быел да бик матур итеп татар утары ясадык. Биредә татар халкы ничек яшәгәнен, аның гореф-гадәтләре, алар ни белән мәшгуль булуы – болар барысы да күрсәтелгән. Кукмара авыл хуҗалыгы өлкәсе булуына карамастан, үзебезнең сәнәгатебез белән дә дан тота. Итек җитештерү фабрикасы, савыт-саба заводы, тегү фабрикасы эшләп килә. Утарыбызны шулар белән дә баетырга тырыштык, – дип сөйләде Сергей Димитриев.

Барлыгы Кукмарадан Курган өлкәсенә 210 кеше килгән. Курган өлкәсендә безне бик яхшы кабул иттеләр, биредә бик ярдәмчел халык яши икән. Нинди генә мәсьәлә белән мөрәҗәгать итсәк тә, булышырга тырыштылар, ди кукмара районы башлыгы.

Татарстаннан тыш, үз утарларын Башкортстан Республикасы, Урал арты төбәге, Курган өлкәсенең төрле районнары булдырган иде. Һәркайсы биредә үз традицияләрен, гореф-гадәтләрен тәкъдим итте, мили аш-сулары белщн котлады, шулай ук кунаклар истәлеккә сувенирлар һәм халык кул эшләнмәләрен сатып ала алды.

Балалар да, олылар да  милли уен һәм ярышларда катнашты – баганага менде, капчык киеп йөгерде, капчык сугышлары оештырды, күңел ачты. Кунакларның игътибарын иң җәлеп иткәннәре исә ат чабышы һәм көрәш булды.

Төп сәхнәдә исә Татарстан, Башкортстан, Курган өлкәсе коллективлары катнашында зур концерт оештырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*