tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Курган өлкәсендә «Милли татар ашлары» бәйгесе узды
Курган өлкәсендә «Милли татар ашлары» бәйгесе узды

Курган өлкәсендә «Милли татар ашлары» бәйгесе узды

29 февраль көнне «Дуслык» татар-башкорт милли мәдәният үзәгендә Бөтендөнья татар кухнясы көне һәм ТАССР оешуның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында танылган кулинар Әхмәтҗанов Юныс Әхмәтҗан улының тууына 93 ел тулуга багышланган «Милли татар ашлары» бәйгесе узды.

Идея авторы, «Дуслык» милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Степных Дамира фикеренчә, бу бәйрәм генә түгел, ә бәйге форматында оештырылган татар халкының үзенчәлекле аш-су традицияләрен торгызу һәм яклау мөмкинлеге дә булырга тиеш.

Мондый матур һәм тәмле бәйрәмгә Иванково (Әлмән районы), Кызылбай (Шатров районы), Байрак (Шадрин районы) авылларыннан кунаклар килде. Бәйрәмнең хөрмәтле кунагы – Шадринск шәһәре администрациясенең мәдәният бүлеге җитәкчесе Сергей Чернов булды.

Конкурста катнашучылар татар халык ашлары турында җырлар, биюләр, шигырьләр башкарды. 9 катнашучы яраткан милли ризыклар: чәкчәк, зур бәлеш, кош теле, бавырсак, шәңгә, икмәк, җиләк бәлеше, каймак бәлеше, кабартма коймак пешерделәр.

Жюри кулинария шедеврлары өчен номинацияләр билгеләде:

  • «Иң туклыклы ашамлык» – «Ялкын» фольклор төркеме (Әлмән районы Иванково авылы) – зур бәлеш;
  • «Иң чын ашамлык» – Казаева Гөлҗиян Зәләш кызы (Байрак авылы, Шадрин районы) – авыл өй икмәге;
  • «Иң яхшы гаилә ризыгы» – Хәсәнова Гөлфия Хәбибҗан кызы (Байрак авылы, Шадрин районы) – кабартма коймак;
  • «Иң яхшы милли ризык» – Барнашева Рәйсә Шәйхинур кызы (Кызылбай авылы, Шатрово районы) – чәкчәк;
  • «Иң бәйрәм ризыгы» – Вахитова Альбина Наил кызы («Дуслык», Шадринск шәһәре) – каймак балеше;
  • «Иң нәфис ризык» – Тенкачева Резедә Хәкимҗан кызы («Дуслык», Шадринск шәһәре) – шәңгә;
  • «Урман бәлеше» – Байдашева Гөлфирә Фасук кызы («Дуслык», Шадринск шәһәре) – җиләк бәлеше;
  • «Иң тиз ризык» – Агишева Мәрьям Хәсән кызы («Дуслык», Шадринск шәһәре) – кош теле;
  • «Туй ризыгы» – Казаева Виктория (Шадринск шәһәре) – бавырсак.

Иванково авылының «Ялкын» фольклор төркеме «Иң яхшы аш-су презентациясе» номинациясендә дипломга лаек булды.

Бәйрәмдә дуслык һәм үзара аңлашу атмосферасы хөкем сөрде, барлык катнашучылар һәм кунаклар да матур кәеф белән таралышты.

Степных Дамира

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*