tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Курган төбәгендә – китап бәйрәме
Курган төбәгендә – китап бәйрәме

Курган төбәгендә – китап бәйрәме

Урал аръягында, милләт күңелен җылытырлык зур вакыйга булды – Курган өлкәсенең Шадрин районы, Эчкен (Юлдус) авылында язучы-тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованың “Дала Атлантидасы яки эчкен татарлары” дип аталган китабы халыкка тәкъдим ителде. Китап бәйрәмендә автор үзе дә катнашты, шулай ук бу презентациядә Курган һәм Шадрин шәһәрләреннән хакимият вәкилләре һәм рус тарихчылары да булды, Бөтендөнья татар конгрессының Курган һәм Свердловск өлкәсе бүлекләре җитәкчеләре Ринат Кәримов һәм Фәвия Сафиуллина, өлкәнең Шадрин, Шатров, Әлмән районыннан татарлар һәм Эчкен авылы халкы катнашты.

Очрашу барышында Фәүзия Бәйрәмованың фәнни-тарихи бу хезмәтенә югары бәя бирелде, аның бер Эчкен авылы турында гына түгел, бөтен Курган төбәге татарлары хакында булуы ассызыкланды, шулай ук Бөек Дала төрки цивилизациясе турында яңа сүз икәнлеге әйтелде.

Китап Эчкен авылы кешесе, фермер, Шадрин район советы депутаты, туган авылында таш мәчет салдырган, өч тапкыр Хаҗда булган, өлкә татар конгрессы рәисе урынбасары Әхмәдулла Хәбибуллин инициативасы һәм акчасы белән чыгарылды, очрашу барышында аңа да зур рәхмәтләр әйтелде. Әхмәдулла Хәбибуллин ярдәме белән, Эчкен авылына табигый газ кертелгән, урамнарына асфальт юл салынган, мең кешелек бу татар авылында урта мәктәп, почта, китапханә, мәчет бар, хакимият эшләп килә, берничә фермер хуҗалыгы бар. Авыл халкы да бу китапны зур сөенеч һәм горурлык хисләре белән кабул итте.

Әйе, “Дала Атлантидасы” китабы – Курган өлкәсендә бик борынгы заманнардан бүгенге көнгәчә яшәүче милләттәшләребез – эчкен татарлары турында, ул шулай ук бу төбәктә яшәүче бөтен татарларның да тарихына карый. Моңа кадәр эчкен татарларының, шул исәптән, Курган өлкәсендә яшәүче милләттәшләребезнең тарихын да бары тик 17-18 гасырлар белән генә бәйләп өйрәнәләр иде, китап авторы Фәүзия Бәйрәмова бу ялгыш карашны тарихи дәлилләр белән кире кага. Аның фикеренчә, бу урман-дала туфракларында, скиф һәм һун атамалары астында, Төрки каганатлар, Алтын Урда, Себер татар дәүләтләре составында гасырлар буе яшәгән эчкен татарларының, бу төбәктә яшәүче милләттәшләребезнең гаять бай тарихы һәм мирасы бар. Шушыны исбатлау өчен, ул еллар буе Курган өлкәсенә барып, анда яшәүче татарларның тарихын һәм тормышын өйрәнде, архивларда, музейларда, китапханәләрдә эшләде, үзенә кадәр бу темага язылган дистәләрчә фәнни хезмәтләр белән танышты.

“Дала Атлантидасы” китабында эчкен татарларына караган сирәк документлар файдаланылган, Эчкен авылындагы борынгы курганнардан табылган скиф табылдыклары тасвир ителгән, халыкның бүгенге тормышы сурәтләнгән. Татарларның борынгы тарихы турындагы бу китап, әлбәттә, бәхәсләр тудырырга да мөмкин, чөнки скиф-һун мирасына, дала цивилизациясенә хәзер дәгъвә кылучылар бик күп. Әмма ул борынгы мирас, бу бөек цивилизация – меңнәрчә еллар буе шушы далаларда хуҗа булып яшәгән төрки халыкларныкы, шул исәптән – татарларныкы да. Китапта бу хакыйкать тулысынча ачып салынган.

“Дала Атлантидасы яки эчкен татарлары” китабы татар һәм рус телләрендә мең данә тираж белән дөнья күрде, фотоларга бай, бизәлеше укырга җайлы, моны презентациядә катнашучы рус тарихчылары да әйтеп үттеләр. Озак еллар буе Курган өлкәсе хакимият башлыгы киңәшчесе булып эшләгән, хәзер Урал аръягы халыкларының Милли Ассамблеясен җитәкләгән Владимир Уфимцев “Дала Атлантидасы” китабының тарихка яңача караш икәнлеген, Эчкен авылында тарих музее булдырырга һәм скиф курганнары чолганышында утырган бу татар авылын этнотуризм маршрутына кертергә кирәклеген әйтте, бу мәсьәләдә ярдәм итәргә вәгъдәсен бирде.

Фәүзия Бәйрәмова да борынгы тарихка, бигрәк тә, өлкәдә таралып яткан меңнәрчә еллык меңләгән скиф курганнарына аерата игътибар кирәклеген әйтте. Ул Курган өлкәсенең төп бренды-билгесе шушы скиф курганнары икәнлеген, бөтен дөньядан туристларны бирегә тарту өчен аларга яхшы пропаганда кирәклеген ассызыклады, бу юнәлештә үзенең дә инде әдәби жанрда яңа әсәрләр язарга теләге барлыгын белдерде. Шадрин районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Валентина Устюгова исә Фәүзия Бәйрәмованың бу китабын, балалар туган төбәкнең тарихын белсеннәр өчен, мәктәптә укытырга кирәклеген дә әйтте. Фәүзия Бәйрәмова “Дала Атлантидасы” китабын, беренче итеп, бу очрашуга махсус Әлмән районы, Бишнәк авылыннан килгән ветеран укытучы, легендар Фазыл Тынкачев һәм Габдрәшит Ибраһимовның нәсел туганы Гарифә Һадиева-Тынкачевага бүләк итте. Мәктәптә барган бу очрашуда шулай ук авыл үзешчәннәре дә катнашты, балалар чыгыш ясады, җыр-биюләр яңгырады, шигырьләр укылды.

“Дала Атлантидасы” китабын тәкъдим итүдә “Татарстан – яңа гасыр” (ТНВ) телевидениесенең Екатеринбургтагы хәбәрчеләр пунктыннан журналист Әлфия Габдүш һәм иҗат төркеме дә катнашты, алар Эчкен авылын һәм анда булган очрашуларны тарих өчен төшереп алдылар. Китап шулай ук тирә-күрше өлкәләрнең, Себер-Уралның татар авылларына һәм мәктәпләренә дә таратыла башлады, тиражның бер өлеше исә Казанда, Бөтендөнья татар конгрессына, китапханәләргә, институтларга тапшырылачак.

Тарихи-мәдәни мирас фондының матбугат үзәге.
2014 ел, 19 гыйнвар.

Один комментарий

  1. Закирова Альфия

    Мин Эчкен авылындан булам. Бу китапка бик шатландым, зур апам почта аркылы салды, кулыма тоткандан сон, тошермичә укып ботердем, горурлык хисләре белән 2-3 тапкыр фотографияларен карадым, анкаемне таптым, карттаем турыда язылган жомлялярне алля ничя мартаба укыдым, ул бик бэлемле иде, арабча укый торган иде, яза торган иде, безгя китаплар укый торган иде ижат итеп. Гарэфляр юк минем татар алфавиты, гафу итен. Язмыйча булалмадым. Исларэмя тоште бар булган туганнарым, карттам минем мулла иде, тавышы монлы иде, бик ямле итеп коранны яттан укый-жырлый торган иде, а анием сонгы коннарена хатле мачетта булды, мин аны алып китканга хатлэ Ханты-Мансийск районына, инсульттан сон, уз кулымда калдырып китте, меня инде 1 ел да 4 ай улгянена. Бик зур рахмат Фәүзия Бәйрәмованың фәнни-тарихи бу хезмәтенә. Уйлыйм бу китапнын булыр алэ давамы дип.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*