enrutat
Баш бит / Курганда күчмә утырыш узды
Курганда күчмә утырыш узды

Курганда күчмә утырыш узды

31 март көнне, Курган шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Бюросының киңәйтелгән күчмә утырышы узды. Аның эшендә бюро әгъзалары белән бергә, җирле татар оешмалары җитәкчеләре, якын төбәкләрдән килгән татар оешмалары вәкилләре, хакимияттән җитәкчеләр катнашты. Утырышны Курган өлкәсе татарлары конгрессы рәисе Марат Юнысов алып барды. Чарада катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров сәламләде. Аннан Марат Равил улы Юнысов соңгы вакытта Курган өлкәсе татарлары тормышындагы уңай үзгәрешләрне билгеләп үтте. Проблемаларга да тукталды. Иң борчыган мәсьәлә — туган телнең мәктәпләрдә укытылмавы.  Татар авылы саналган Йолдызда бүген татар теле бары тик башлангыч классларда гына, атнага бер  тапкыр укытыла икән. Өлкә Сабантуен  быел икенче тапкыр уздырырга җыеналар. Аның төгәл вакытын һәм үткәрү урынын тәгаенләргә кирәклеге дә әйтелде. Сабан туе халкыбызны бер мәйданга туплаучы, берләштерүче көч. Монда милли мәдәният, гореф-гадәт, туган тел, йолаларыбыз ныгый. Бик мөһим фактор: егет-кызларыбыз танышалар, милли гаиләләр төзелүгә дә җирлек барлыкка килә. Сабантуй кебек мөһим милли бәйрәм Курган өлкәсендә күптән инде юкка чыккан була. 2016 елда Марат Юнысов тырышлыгы, Татарстанның ярдәме белән беренче тапкыр өлкә күләмендә Сабан туе уздырыла. Дөрес, быел тагын өлкә күләмендә милли бәйрәмебезне үткәрү планлаштырыла. Ә менә күрше Свердловск өлкәсендә хәлләр сан ягыннан да, сыйфат ягыннан да башкачарак. Алар вакытында Федераль сабантуен да кабул иттелләр. Еллар дәвамында бу төбәктә сабан туеның саны да, сыйфаты да үсте. Быел, өлкә күләмендә 39 сабантуй узачагын да ассызыклады Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле Ринат Садриев. Курган өлкәсе губернаторы урынбасары, өлкә хакимияте Аппараты җитәкчесе Вадим Олегович Шумков килеп туган сорауларны уртага салып сөйләшергә кирәк дигән фикерне җиткерде. Утырышта катнашкан  мәгариф департаменты белгече туган телне өйрәнергә ата-аналарның каршы булуын искәртеп китте. Йолдыз урта мәктәбе директоры Гөлсима ханым, Казанга стажировкага барып кайткач, туган телнең кирәклеген аңлап әлифбаны 1 класстан ук укыта башлаганнарын, алдагы елда бишенче класста да укытыласын әйтеп узды. Классларда балалар санының елдан-ел кимүен дә ассызыклады. Курган өлкәсе татарлары конгрессы рәисе урынбасары Әхмәдулла Хәбибуллин «чит телне укытканда әти-әниләрдән сорамыйлар бит, ник туган телне укытуны проблема итеп куябыз соң? Татар баласы үз  телен камил рәвештә өйрәнергә тиештер бит?! Элек укытыла иде «, дип үз фикерен җиткерде. Казан шәһәренең Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге 2 гимназиясе директоры, бюро әгъзасы Камәрия Хәмидуллина үзләрендәге уку-тәрбия тәҗрибәсе белән уртаклашты. Россия мәгариф стандартлары нигезендә ана телен ничек итеп  мәктәпнең укыту планына кертеп була икәнен аңлатты. Мәктәп компанентын кулланып класстан тыш («внеурочка») эшчәнлек кысаларында  телне өйрәтүне җитди рәвештә оештыру зарурлыгын әйтте. «Уку йортында белем ала торган башка милләт балалары да эшне җитди, кызыклы һәм матур оештырганда безнең телебезне өйрәнәчәкләр. Татар теле бик камил тел ул, аны белгән кеше дөньяның күп илләрендә тәрҗемәчесез аралаша, «үзкеше» булып таныла. Гете  «Кеше ничә тел белсә, шулкадәрле санда кеше булып санала ала» дип язып калдырган. Бу яктан караганда, татар теленең кыйммәте дистәләрчә телгә торырлык, чөнки ул төрки телләрнең бик күбесенә нигез булып тора», дип сүзен тәмамлады Камәрия Зиннур кызы Хәмидуллина. Чиләбе өлкәсеннән килгән Сания Шевченко Камәрия ханымның әйткәннәрне хуплады. Үзләрендә гамәлгә куелган проектлар турында сөйләде. Чиләбе шәһәренең 81 санлы мәктәбенә Чиләбе татарлары конгрессы соравы буенча герой-шагыйрь Муса Җәлил исеме бирелгән иде. Татар телен укытуга, шул мәктәптә, алты ел элек керешкәннәр. Быел әлеге укучылар алтынчы класста укый. Мәктәп катнаш. “Төрле милләт балалары укыган мәктәптә барлык милләт укучылар да татар телен өйрәнәләр, ата-аналар каршы түгел”, дип аңлатты Сания ханым. Дәреслекләр, нәфис әдәбият китаплары белән тәэмин Татарстан Республикасына, Бөтендөнья татар конгрессына рәхмәтләрен җиткереп сүзен тәмамлады Сания Шевченко. Курган өлкәсенең Әлмән районы Өчкүл авылыннан килгән имам, берүк вакытта мәктәптә социаль педагог булып эшләүче Рөстәм Шакиров балаларның туган телгә тартылуларын билгеләп үтте. Ул тел өйрәтү буенча индивидуаль эш алымнарын куллануларын әйтте.
Курган өлкәсе татарларын нык борчыган тагын бер проблема — өлкәдә татар газетасы булмау. Бу мәсьәлә өлкә губернаторы Алексей Кокорин белән очрашуда да күтәрелде. «Татар халкы гомер-гомергә укырга ярата торган халык. Бүгенге көндә әле татарны интернет йотып бетермәгән. Аңа кулына тотып укый торган басма кирәк», диелде бу очрашуда. Татар халкы күпләп яшәгән төбәкләрнең күбесендә татар газеталары нәшер ителә һәм аның үз укучысы бар. Бу фикер урында ук чишелер дигән өмет тудырды. Чөнки губернатор үзенең урынбасарларына бу теләкне тормышка башкару өчен теркәтте. Әлеге мәсьәлә бюро утырышында да күтәрелде, күп кенә мисаллар белән көчәйтелде. Мәсәлән, Ульяновск, Төмән, Свердловск, Самара һәм башка төбәкләрдә дистә еллар дәвамында чыгып килүче газеталар телгә алынды.
Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле Ринат Садриев һәр күтәрелгән проблемага туган телне укыту, тарихны барлау һәм саклау, мәдәниятне үстерү буенча кирәкле киңәшләрен бирде, үз тәҗрибәсеннән чыгып чишелеш юлларын күрсәтә барды, укыту планын төзүдә, укыту программаларын сайлауда төп җаваплылыкның мәктәп җитәкчесе өстендә булуын җитди искәртте. Йомгаклау сүзендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, утырыш дәвамында иң зур проблема булып яңгыраган татар теле укытучылар кытлыгы проблемасын чишү юлын күрсәтте: мәктәп тәмамлаучы татар яшьләрен Казан югары уку йортларында белем алырга чакырды. Милли кадрлар өлкәдәге күп кенә проблемаларны хәл итә алырлар иде.
Кичен Курган өлкәсендә Татар мәдәните көннәре ябылу уңаеннан, Татарстан сәнгать осталары катнашында зур концерт узды. Фойеда милли кием, милли ризык күргәзмәсе дә эшләде.

Гөлназ Шәйхи.

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*