tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Күчтәнәчнеӊ беренче җимеше
Күчтәнәчнеӊ беренче җимеше

Күчтәнәчнеӊ беренче җимеше

Агымдагы елда Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр белән эшләү һәм спорт идарәсе һәм “Татмедиа”акционерлык җәмгыятенең “Түбән Кама телерадиокомпаниясе” (НТР) филиалы белән берлектә, гамәлгә яңа проект кертте. Ул «Күчтәнәч» дип атала. Аның максаты сәнгатьнең җыр, бию, нәфис сүз, театр юнәлешендә үзен сәләтле дип санаган яшьләрне барлау, аларга үсәргә, белем алырга ярдәм итүдән гыйбарәт.

Проект май аенда старт алды. Ул педагогия көллиятендә үтте. Беренче коймак төерле була, диләр. Проектның беренче сайлап турына тәкъдим ителгән чыгышлар моңа туры килә. «Менә бу талант, ичмасам!» – дип, тел шартлатырлык чыгышлар берничә генә иде. Чыннан да, финалда аларның берничәсен генә очраттым.

Ул чакта Бөтендөнья татар конгрессы Түбән Кама бүлегенең башкарма директоры, проект авторы Вәсилә Исмәгыйлева: “Җәй дәвамында жюри авылларга барып, проектта катнашырга теләүчеләрнең чыгышларын карарга әзер. Шулай ук балаларның җәйге сәламәтләндерү лагерьларына чыгачакбыз. Сайлап алынган яшь талантлар, шәһәрнең юбилеена багышлап, зур концерт әзерләячәк”, – дигән иде. Күрәм, планнар ул теләгәнчә үк килеп чыкмаган. “Проект турындагы яңалыкны уку йортлары, балалар бакчалары, хәтта оешмалар теләп кабул итте, катнашырга теләк белдерүчеләр дә күп иде. Тик, тора-бара, күбесе югалды. Шалтыратыбыз – алмыйлар. Лагерьларга да бардык. Тик татар телендә аралашучы, милли җыр-шигырьләр белүчеләр бик аз очрады. Булганнары да “ипи-тозлык” кына белә ана телен. Бу безне борчуга салды”, – ди ул. Шулай да Вәсилә өметен өзми, чөнки аның “Милли хәзинә” проектында чыгыш ясаган талантлы яшьләре бар бит. Алары авыллардан. “Тик монда да каршылыкка очрадык. Җәй көне эш күп, җырлап-биеп йөрергә вакыты юк авыл халкының. Шулай итеп, бары тик Шәңгәлчедән ике кыз теләк белдерде. Югыйсә, авылларда талантлар күп”, – дип уфтанып куйды ул. Аңлыйм аны аны: бүгенге буында татар теленә мәхәббәт хисләре тәрбияләү өчен янып-көеп йөрүнең нәтиҗәсен күрәсе киләдер. “Менә шушындый проектларның ярдәме булмый калмас иде. Аннан соң, ул яшьләргә иҗат юлын киңәйтергә дә мөмкинлек булып тора. Вокал белән шөгыльләнүчеләрне профессиональ музыкантлар белән очраштырдык, мастер-класслар оештырылды”, – дип дәвам итә Вәсилә.

Проектта катнашучылар арасында уен коралларында уйнаучылар аз булган. Круглое Поле егете Ренат Насыйров гармунын сузып җибәрүгә, тамашачы арасыннан берничә кеше, уртага чыгып, бии дә башлады. Гармунчыга шул гына кирәк тә: бию көенә күчте.

Шәңгәлче авылы кызлары да җитди әзерлек белән килгән. “Авылда вокал түгәрәге юк. Безнең белән әни шөгыльләнә. Мәктәптә, авылда узган барлык чараларда да катнашабыз”, – ди Зилә белән Лия. Ә проектка “Гармунчыга” җырын әзерләгәннәр.

Нефть һәм нефть эшкәртү техникумында белем алучы Шамил Хаҗипов музыка мәктәбен тәмамлаган. Конгресс тарафыннан оештырылган чараларда еш катнаша. Вокал белән шөгыльләнүен дәвам итә.

Тагын, әйтик, 15-20 елдан Татарстанның мәдәният министры кем булыр дип уйлыйсыз? Ә мин чамалыйм. Ул безнең шәһәрдән. Дөрес, бу әлегә малайның якты хыялы, хәтта сере дияргә дә була. Көлмәгез:  киң юл да тар сукмактан башлана. Кем белә, бәлкем, киләчәк Илнар Идиатовка шундый сюрприз әзерләп куйгандыр. Ә әлегә ул мәктәптә укый, җырлый, төрле бәйге-проектларда катнаша, җиңә.

Проектның җиңүчеләре күп түгел. Барлыгы утызга якын кеше катнашып, шуның җидесе финалга килеп җиткән. Алар арасында 49нчы балалар бакчасының нәфис сүз осталары бар. Бер уңайдан шуны да әйтеп китим: алар шәһәр күләмендә татар телендә уздырылган чараларда еш катнаша. 94нче балалар бакчасында тәрбияләнүче кызлар -грузин, ә Балалар иҗаты йортының “Шома бас” бию театры башкорт кызлары биюен тәкъдим итте. Алдан хәбәр ителгәнчә, алар шәһәрнең юбилеена багышлап, концерт әзерләде. Ә аны нәфис сүз номинациясе җиңүчесе, 2нче гимназия укучысы Диана Сәетова алып барды.  Концерт бик күркәм, җанлы килеп чыкты.  Тамашачы да күп иде. Бигрәк тә яшьләр булуы күңелле.

Мине генә түгел, газета укучыларын да бу балаларның һәм проектның киләчәге кызыксындыра торгандыр. “Күчтәнәч” яшәргә тиеш. Киләсе елда аны уздыру вакытын дөрес сайларга кирәк. Бу бердән. Икенчедән, быел нәфис сүз осталары, уен коралларында уйнаучылар, биючеләр аз булды. Бу да исәпкә алыначак. Авылларның мәдәни учаклары белән элемтәләрне ныгытырга исәп. Ә инде балаларга килгәндә, нинди юлны сайлыйлар бит. “Теләге булган елан ите ашаган”, – ди халык. Безнең яктан ярдәм булыр”, – ди Вәсилә.

Вәсилә Исмәгыйлеваның иҗат чишмәсе бер дә саекмый. Бу проект барышында яңасына да нигез салган ул. Аның идеясен яшьләр биргән. “Татар театры түгәрәге ачырга иде”, – дип куя кемдер. “Ә нигә ачмаска! Түгәрәк түгел, студия булачак ул! Тик анда йөрүче булыр микән? Мине мәсьәләнең шул ягы борчый”, – дип элеп ала Вәсилә. Бер-бер артлы куллар күтәрелә: бер, ике, өч… “Булды бу!”  Шул минутта ук аның проекты турында уйлана башлый. Бу эшкә профессионалларны да җәлеп итәргә кирәк, педагогия көллияте директоры студияне үзләрендә оештырырга тәкъдим итә. Аргументлары да бар: укытучыларга төрле образларга керергә туры килә хезмәт юлында, өйрәнә торсыннар. Театр татар теленә мәхәббәт хисләре уята. Балалар иҗаты йорты директоры исә, гомумән, проектта тулы хокук белән катнашырга теләвен белдерә. Менә бит: ният изге булгач, ярдәмчеләре дә табылып тора, эш тә алга бара. “Әле студиягә исем уйлап тапмадык. Анда шөгыльләнергә теләүчеләрне сентябрь аенда җыярга планлаштырабыз. Дөрес, башлап җибәрүе җиңел булмас. Шулай да, килер чыгар дип уйлыйм, һәрхәлдә, шуңы өметләнәм”, – дип тәмамлады сүзен Вәсилә.

Ә “Күчтәнәч” проектының финалистларына Мактау грамоталары һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

Нурисә ГАБДУЛЛИНА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*