tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Күәмдә – белем бәйрәме
Күәмдә  – белем бәйрәме

Күәмдә – белем бәйрәме

Әтнә районы Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбендә белем бәйрәме булып узды. Бәйрәм мәктәп директоры Хәкимҗанов Хәмит Газим улының котлавы белән башланып китте. Ул үткән уку елын яхшы билгеләргә тәмамлаучыларга мактау кәгазьләре тапшырды. Бәйрәмгә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының мәгъл.мати аналитика Идарәсе җитәкчесе Шәйхиева Гөлназ Фирдинант кызы, “Тукай” хуҗалыгы җитәкчесе Хакимов Илфат Рәфкат улы, “Дусым” хуҗалыгы җитәкчесе Гәрәев Хәмит Хәйдәр улы, Әтнә район советыннан Гәләветдинова Гөлнара Реваль кызы һәм Күәм авылы имамы Ленар хәзрәт килделәр. Алар беренче сыйныфка укырга керүче укучыларыбызга бүләкләр тапшырып, үзләренең теләкләрен әйтеп киттеләр. Быел мәктәбебездә 108 бала белем алачак, шуларның 14е 1 нче сыйныфлар.

 Уку елын елдагыча тәрбия сәгатеннән башлап җибәрдек. Быел республикабызда  “Мин сәләтле!” дип исемләнгән тәрбия сәгате кысалары астында мәктәп күләмендә зур очрашу үткәрдек. Очрашуга Күәм мәктәбенеңэлеккеге  укучысы Гөлназ Шәйхи кайтты. Кунагыбыз белән әңгәмәне татар теле укытучысы Сөнгәтова Гөлнара Зөлкәр кызы әзерләде. Гөлназ ханым безне үзенең кызыклы һәм мактаулы эше белән таныштырды, мәктәп елларын искә алды, укыткан укытучыларына рәхмәт сузләре җиткерде. Соңыннан укучыларыбыз әзерләгән сорауларга җавап бирде.

 

https://edu.tatar.ru/atnya/kubyan/sch/main-news

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*