tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Күкрәнде мәктәбендә татар теле укытучыларының семинары
Күкрәнде мәктәбендә татар теле укытучыларының семинары

Күкрәнде мәктәбендә татар теле укытучыларының семинары

Тубыл районының этномәдәни компонентлы Күкрәнде мәктәбендә татар теле укытучыларының чираттагы семинары булып үтте. Семинарның темасы хәзерге көн өчен актуаль мәсьәләләрнең берсе – “Современный урок родного языка и литературы в условиях новой парадигмы образования” иде. Дәресләр һәм класстан тыш чара заман таләпләренә туры китереп бик тә кызыклы итеп оештырылды.

Мәктәп директоры Әлфридә Әнвәр кызы Латыпова килгән кунакларга зур булмаган экскурсия оештырды. Музей, китапханә, мәктәп белән таныштырып үтте.

Татар теле укытучысы Лилия Илдус кызы Латыпова 7 нче сыйныф укучылары белән әдәбиятыбызның горурлыгы, чын мәгнәсендә бөек язучыбыз Әмирхан Еникиның “Әйтелмәгән васыять” әсәре буенча «Учагыңда утың сүнмәсен» темасына йомгаклау дәресен күрсәтте. Лилия Илдус кызы укучыларның интеллектуаль күнекмәләрен ныгытты, өзекне сәхнәләштерделәр, монологик сөйләмнәрен үстерде, аналарга, халкыбызның онытылмаслык гореф гадәтләренә, йолаларына хөрмәт тәрбияләде. Максатына заман технологияләре, отышлы алымнар аша иреште.

4 сыйныф укытучысы Эльвира Нәркис кызы Юлташеваның бөек язучыбыз Муса Җәлилгә багышланган “Көрәшкә бирелгән гомер…” темасына дәрес–проектында чын мәгънәсендә зур катлаулы эзләнү эшен күрдек. Муса Җәлилнең булышчысы булып безнең якташыбыз Сәлим Хәйретдин улы Аникинның да булуын ачыкладылар.

Ә инде бер төркем укытучылар (Сания Рәхимбакиева һәм Эмилия Моратова) әзерләгән класстан тыш “И туган тел, и назлы тел” бәйрәмендә Г. Тукайга багышланган “Тукай маҗаралары”, Муса Җәлил шигырьләрен, җырлар, «Кашыкчылар» биюен матур итеп башкардылар.

Килгән кунаклар укытучыларга югары дәрәҗәдә үткәрелгән дәресләр, бәйрәм өчен зур рәхмәтләрен белдерделәр.

Лилия ЛАТЫПОВА, Тубыл районы, Күкрәнде авылы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*