tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Күлле Киме мәктәбенә 110 ел
Күлле Киме мәктәбенә 110 ел

Күлле Киме мәктәбенә 110 ел

Күлле Киме – Казан артының иң ерак, марилар белән чиктәш бер авылы. Мәктәбе, авылның иң матур җирендә, тау башында урнашкан. Тау астында җырларда җырланган, шагыйрь Сибгат Хәким иҗатына күпме илһам биреп торган чишмәләр, өянкеләр… Ә Кимедә туып, дөньяга аваз салган һәм яшәгән, халкыбыз кичергән авыр һәм караңгы елларда да мәгърифәтне саклау һәм баету, киләчәк буыннарга җиткерү өчен көрәшкән асыл затларыбызны онытып буламы? Инде вафат булып, салкын туфрак астында ятсалар да, алар үзләренең янган-көйгән борчулары, куаныч шатлыклары белән тагын безнең күңелләребезгә кереп хәтеребезне яңарталар, мәгариф өчен көрәшкә чакырып торалар кебек бит. Бу сүзләрне язганда мин Кимедә генә түгел, мәгариф тарихына гүзәл эшләре белән кереп калырлык зыялыларыбыз – Күлле Кименең атаклы мулласы, күренекле зыялы Фазыл бине Ибраһим, аның уллары Сибгатулла белән Гыйниятулла һәм аларның дәвамчыларын күздә тотам.

Сибгатулла Фазыл улы 1863 елдан Кимедә имам-мөдәррис вазыйфасын башкарган. Аның ике улы булганы мәгълүм. Берсе Габдрахман, икенчесе 1887 елда туган Мәхмүт. Алар икесе дә халкыбыз тарихындагы гаять гыйбрәтле, катлаулы вакыйгалар эчендә катнашкан олы шәхесләр. Икесе дә атаклы «Мәрҗания» мәдрәсәсендә белем алганнар. Әйтеп китик, «Мәрҗания» мәдрәсәсен олуг галимебез, фикер иясе Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗани үзе ачкан һәм вафатына кадәр укыткан. Ул биредә шәкертләргә үзе төзегән программалар белән, дини һәм дөньяви фәннәрне бергә бәйләп белем биргән. Даны бик тиз халык арасына таралган бу уку йортының. Башка мәдрәсәләрдә 20-30 шәкерт укыган вакытта «Мәрҗания»дә шәкертләр саны 200 дән артып китүе шул хакта сөйли. Бу саннар архивта сакланган әле.

Габдрахман, мәдрәсәне тәмамлап, Диния нәзарәтендә имамлыкка имтихан биргәч, Күлле Кимегә кайтып мулла була һәм авылындагы яшьләрне белемгә өндәп яңача укыта башлый. Үзе тәмамлаган мәдрәсәсендәге кебек яшь буынны дөньяви фәннәр белән таныштырырга, киләчәккә яраклы, мәгърифәтле итәргә тырыша. Әмма, халык аңын яктыртуга багышланган тырышлыгы патшага каршы агитация дип бәяләнә һәм татар мәгарифе тарихына бик ямьсез сыйфаты белән кереп калган Ишмөхәммәт Динмөхәммәтевнең әләгенә дучар була. (1911 елга кадәр Г. Арсланов полициянең даими күзәтүе астында яши. – ТР МА, 199 ф., 1 язма, 795 эш, 69 б.).

Изге максатына ирешүгә өметен җуймый хәзрәт. Мәчет кысаларында укыту мөмкин булмагач, ул бөтен тырышлыгын җыеп мәктәп ачу хәстәренә керешә.

Дөрес, мәктәп ачар өчен бинасы, мөгаллимнәре дә кирәк бит әле. Хәзрәт үзенең иң сәләтле шәкертен – Хәмитов Сибгать Насыйбулла улын Казанга, «Мәрҗания» мәдрәсәсенә алып барып урнаштыра. Зур өметләр баглый ул үз шәкертенә (һәм өмете аклана да). Матди ярдәмен дә биреп тора, укытып та чыгара. Күлле Киме мәктәбе хәзрәтнең булышлыгы белән 1907 елның 1 октябрендә ачыла һәм 17 яшьлек Хәмитов Сибгать биредә мөгаллим булып билгеләнә. Урыннары җәннәттә булсын, тырышлыклары онытылмасын.

Инде мәгълүм булганча, татар мәгърифәтчеләре кыз балаларны да белемле итәр өчен аеруча зур тырышлык күрсәтәләр. «Балаларыбызны надан аналар тәрбияләмәскә тиеш. Кыз балалар милләт аналары булып өлгерергә тиеш», – дип фикер йөртәләр алар. Шундый мәгърифәтчеләрнең берсе Габдрахман хәзрәт тә кыз балаларга тормышка яраклы белем бирергә тырыша.

Шул максат белән ул 1915 елда Оренбургтагы атаклы «Багъбостан» мәктәбендә башлангыч белем алып туган авылы Кимегә кайткан Хәйретдинова Саймәне «абыстай» булырга күндерә ала. «Багъбостан» мәктәбе хакында язмалар күп булды заманында. Аларны кабатламыйча, бу уку йортында кемнәр мөгаллимлек иткәнен генә язып үтәм. Алар – Фатих Кәрими, Кәбер Бәкер, Борһан Шәрәф, Сөнгатулла Бикбулатов, Ибраһим Терегулов, Нургали Надиев, Риза Фәхретдинов, Шәрәф Манатов һ.б. Менә нинди затлы зыялыларыбыздан белем алган булачак Саймә мөгаллимә.

Күлле Киме мәктәбендә дини белем белән бергә дөньяви фәннәр укытыла, соңрак мәктәп иң алдынгы мәктәпләрнең берсенә әйләнә. Укытучылар белән бергә кулга-кул тотынып эшләгән, белемен, тәҗрибәсен һәм ярдәмен кызганмаган Габдрахманның да өлеше зур бу уңышларда.

Мәктәп ачылганда махсус бинасы булмаган әле. Башта мәчетнең бер бүлмәсендә, соңрак авыл кешеләренең йортларында да укытырга туры килгән. 1913 елда гына Чар өязе мәгариф бүлеге инспекторы Гыймран Уразов бина төзү хакында килешүгә ирешкән һәм мәктәп биналы булган.

Менә шундый олы шәхеснең булышлыгы һәм хәзрәтнең хәер-фатихасы, зирәк зиһене һәм искиткеч тырышлыгы белән башкалардан аерылып торган Сибгать Хәмитов, чын мәгънәсендә мәктәпнең олы хуҗасына әйләнә.

1909 елгы мәгълүматларга караганда Кимедә бу вакытта барлыгы 227 хуҗалык булып, 1129 кеше яшәгән икән. Авылда земство ачтырган хастаханә, мәчет, мәдрәсә, ветеринар һәм фельдшерлык пунктлары эшләп торган, тимерчелек булган. Чәршәмбе саен базар җыелган, 6 кибет (шуларның берсе аракы сата торган) һәм 2 сыра сата торган лавка ачылган. Шунысын әйтеп китү дә артык булмас төсле – аракы һәм сыра сата торган кибетләргә каршы бердәм күтәрелгән Киме халкы. Чар өязе җитәкчеләренә нәфрәт белән язган хатлары архивта сакланган.

Күңеле гыйлемгә тартылган кешеләр балаларын мәдрәсәдән алып мәктәпкә йөртә башлаганнар. «Мәрҗания»дә алган белемнәрен кулланып дәресләр биргән һәм җәмәгать эшләренә дә катнашкан яшь мөдирнең халык арасында абруе бик тиз үскән. Киме балалары гына түгел тирә як авыллардан да «Сибгать мәктәбенә» килеп укучылар елдан-ел арта барган.

Вакыйгалар агышы да мәктәп тормышына да, укытучыларның үзләренә дә тәэсир ясамый кала алмаган. 1920 елда Татарстан республикасы төзелгәч, административ-территориаль берәмлекләр оештырыла башлый. Шушы 1920 елның 5 октябрендә Күлле Киме волосте Арча кантонына кертелә. 1925 елда волость башкарма комитеты әгъзалыгына бертавыштан Сибгать Насыйбулла улы да сайлана.

1921 елда Киме мәктәбе кантонда (хәзергечә әйткәндә районда) иң беренче булып «җидееллык ударный мәктәпкә» әйләнә. Мәктәптә шул чорның иң алдынгы укытучылары – Газиз Бәдриев, Тәкый Бәдигов, Абдулла Баязитов, Габделхәй Шакиров, Каюм Фәтхуллиннар эшли. Укыту-тәрбия эшендә зур хезмәт куйганнары өчен аларның һәркайсы илнең иң югары бүләге – Ленин ордены белән бүләкләнә.

1920-1921 елларда Татарстан өстенә төшкән иң зур бәла – ачлык чорында Киме волосте, андагы мәктәпләр тормышы хакында язсам, сүзем бик озынга китә. Бу фаҗигане берничә сүз белән генә яза алмыйм (2013 елгы «Казан утлары»нда мәкаләм басылган иде).

Халык акрынлап ачлыктан чыга. 1923-25 еллардан башлап мәгариф, мәдәни агарту тармакларында зур борылыш башлана. Авылларда мәктәпләр, клублар, уку йортлары, китапханәләр оештырыла башлый. Бу эштә дә башлап йөрүчеләр укытучылар була. Киме мәктәбендә укучыларның сөекле укытучыларның берсенә әйләнеп барган Абдулла Сабировка да авылда уку йорты ачу эше йөкләнә. Бу уку йорты 1926 елда ук «иң алдынгы, үрнәк» дип атала башлый. Газеталарда макталып, күпләргә аның эш тәҗрибәсен өйрәнергә кинәш ителә (Кара: «Кызыл юл», 1926 ел, 22 май; ТР МА, Р-1514 ф., 1 язма, 224 эш, 39 б.). Абдулла Сабировның яраткан эшеннән – укытучылыгыннан да китмичә (шулай икегә ярылып) намуслы хезмәт иткәнен әйтсәм дә артык булмас өсле.

Менә шундый изге җанлы, саф күңелле укытучылар эшләгәнгә күрә мәктәп, чын мәгънәсендә белем йортына әйләнә дә инде. 1930 елларда Киме мәктәбенә 24 авылдан 318 бала килеп укыган. Укучылар барысы да торак һәм азык белән тәэмин ителгәннәр. Мәктәп тирә-як авыллардагы мәктәпләрне методик күрсәтмәләр белән ярдәм итеп торган.

Мәктәпнең мондый югарылыкка ирешүенә Арыслановларның икенчесе, ягъни Габдрахман хәзрәтнең энесе Мәхмүт Арслановның да ярдәме тими калмагандыр дияргә нигез бар. Киме, «Мәрҗания» мәдрәсәләреннән соң Татар укытучылар мәктәбен (Казан), Петербургта «Педагогик тәҗрибә җәмгыяте» югары курсларын (институт программасы белән эшләгән) тәмамлаган зыялы үзе гыйлем чишмәсе бит.

Укуын тәмәмлагач Чиләбе өяз земство мәгариф бүлегендә, Самараның губерна мәгариф комиссариатында, Акмулла, Омск, Оренбург һәм Башкорстанда мәгарифнең иң җаваплы тармакларында оештыручы булып эшли ул. Соңгы эш урыны – Көнчыгыш педагогия институты доценты. 1930 елда вафат. Ник эш урынын шулай еш алыштырган дигән сорау туса, җавап бер – бердән, андый гыйлем ияләре һәркайда кирәк, икенчедән – мулла баласы. Бу галимнең киләчәктә дин әһелләренә һөҗүм булачагын «Алласызлар» җәмгыяте төзелгәч тә аңлаганына шикләнмим.

Бу шикләнүләре, ни кызганыч, дөрескә дә чыга. Дин әһелләреннән соң илдәге иң зыялы шәхесләрне күпләп кулга алу башлана. Бу эшне, ягъни күпме кешене кулга алырга, күпме кешене шунда ук атарга үзәктән план җибәрелеп, шул планны ничек урындагы палачлар арттырып үтәгәне хакында быел «Московский комсомолец» газетасы язып чыкты (Кара: «МК», 9-16 август, 2017 ел). Йә Аллам, кабат күрергә язмасын.

План нигезендә, партиягә хөкүмәткә каршы бернинди хилафлык эшләмәгән, бары халыкка белем бирүне вөҗдан эше дип санаган Габдрахман Арсланов, Сибгать Хәмитов, Абдулла Сабиров һ.б. кулга алыналар. Нинди җәзалауларга дучар булганнары билгеле инде, кабат яза алмыйм. Бары тик ахун, мөхтәсиб Габдрахман Арслановның 1938 елның августы – 1939 елның феврале арасында 35 мәртәбә сорау алуга дучар ителүен һәм Красноярск краена, Абдулла Сабировның шул ук җәзалардан соң Колымага җибәрелгәннәрен генә әйтеп үтәм. Ә татарның горурлыгы булырдай кеше – Хәмитов Сибгать Насыйбулла улы палачлар тарафыннан үтерелә. Хатыны Саймә ханым, аның кулындагы өч бала – Йолдыз, Нур, Марслар ятим кала. «Халык дошманы» хатынына ниләр кичерергә, ничек яшәргә туры килгәне хакында кызлары Йолдыз апа «Әтнә таңы» гәҗитендә мәкалә бастырган иде.

Кем бәхетеннәндер Абдулла Сабиров 10 елдан соң, Аллага шөкер, исән-сау кайта алган. Кайткач, нинди җәфаларга, нинди мыскыллауларга ничек түзгәндер, кем белә?

Мин Киме мәктәбен 1957 елда тәмамладым. Сугыш беткәнгә 10 елдан артык, шәхес культын фаш иткән ХХ съезд үткәнгә 1 ел гына узган иде шул әле. Коточкыч ярлылык, авыр еллар иде. Мәктәпнең тарихы, анда эшләгән зыялыларыбыз хакында без берни дә белмәдек. Ә белергә кирәк булган икән.

Быел «укуны тәмамлаганга 60 ел» дигән сәбәп белән мәктәпкә җыелдык. Шулкадәр җылы, ачык йөз, өстәл тулы затлы ризыклар белән каршы алдылар безне. Аның өчен зур хуҗалыкның башлыгы, элекке укытучым, хөрмәтле зат Наил абый Сабировка һәм Хәмитов Сибгатьнең мактаулы оныгы Зөлфәт Хәмитовка, мәктәпнең хәзерге директоры Рәдис Хәмидуллинга һәм аның хатыны, якты йөзле уңган Иринага безнең очрашуны башлап йөргән сабакташыбыз Дамир Вахитовка олы рәхмәтебезне әйтәбез. Яхшылыклары яхшылык булып кайтсын. Укытучыларыбызны искә төшереп җаннарыбыз рәхәтләнде, барысына да әйткән сүзләребез дога булып барсын.

Ә менә мәктәпнең элекке директоры, быелгы очрашуыбызны әзерләүдә дә булышкан Саимә Сабирова һәм татар теле, әдәбияты укытучысы Луиза Шәмсиева хакында аерым тукталасым, күңелемнең түрендә сакланып йөргән җылы хисләремне белдерәсем килә. Алар, Аллага шөкер, икесе дә исән-сау, эшләп йөриләр. Берничә еллар элек бергә-бергә олуг шагыйребез Сибгать ага Хәкимнең музеен ачып, мәктәп алдына бюстын эшләтеп куя алдылар. Луиза менә ничә ел шушы музейны җитәкли һәм ничек кенә әле (!). Истәлек дәфтәренә язып калдырылган рәхмәтләрне берәү дә әйтеп яздырмый, күңелендә туган олы хисләрне яза бит кеше. Рәхмәт сүзләре күп бу дәфтәрдә.

Луиза укытканда минем энем – Сәфәров Әхәт аның классында укый иде. Бервакыт энем миңа болай ди: «И, апай, менә син укытучылыкка укып йөрисең. Луиза апаның дәресенә кер әле бер кайтып. Әдәбият укытырга өйрәнерсең». Ни үкенеч, кайтып, дәрескә керә алмадым. Татар теле түгел, КПСС тарихы укытырга туры килде миңа эшли башлагач. Рәхмәт Луиза, үз итеп, туганым кебек итеп, исемеңне генә әйтеп, тагын бер кат рәхмәт әйтәм. Саулыгың, бәхетең гомерлек булсын.

Саимә Сабированың рус теле дәресенә кергәнем булды. Рус язучылары, әдәбияты хакында да кыскача гына булса да фикер алышырга да туры килгәләде. Аның әдәбиятны, рус телен шулкадәр тирән белүенә сокланмый кала алмыйм. Саимәдә укыган балаларга көнләшеп тә куйганым булгалады. Ни кызганыч, безгә туры килмәде шул аның дәрәҗәсендә рус телен белгән укытучылар.

Тагын бер нәрсә хакында әйтми кала алмыйм икән. Саимә дә, Луиза да мәктәпкә кайтканда да, болай очрашкалаганда да туганнарыннан ким күреп каршыламыйлар безне. Күрешкәндә йөзләренә чыккан куанычка рәхәтләнәбез. Аларга һәм Киме мәктәбенең барлык укытучыларына көтелмәгән куанычлар гына телим. Рәхмәт Сезгә.

Тәэминә БИКТИМИРОВА,
тарих фәннәре кандидаты,
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*