tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Күңелебез сафланды
Күңелебез сафланды

Күңелебез сафланды

Укытучыларыбыз һәм авыл китапханәсе мөдире Фәнзилә Шәрәфетдинова Югары Ушма төбәге халкына быел юбилейларын билгеләп үтүче җирле шагыйрьләребез Вахит Галиев һәм Рафаил Газизов белән очрашулар бүләк иттеләр.

Аларда җирле әдипләребезнең шигырьләре, җырлары яңгырады. Иҗатларын чагылдырган слайдлар әзерләнгән иде. Өлкәннәр дә, балалар да әдипләребезнең тормыш юллары турында сөйләгәннәрен йотлыгып тыңладылар. Халык шигъри дөньяга чумды. Рафаил Газизов, безгә очрашуга килер алдыннан, Югары Ушма авылы, аның чишмәләре, аланнары, кешеләре турында зур гына шигырь иҗат иткән. Рәхмәт аңа безне зурлаган өчен! Кече Кирмәннең Барый Габдрахманов кебек һәр кешене үзенчә ярата белүе белән аерылып торган, ярдәмчел, гомумән, зур хәреф белән әйтелә торган чын Кешеләрен тарих битләренә кертеп калдыруы белән зур хөрмәткә лаек шәхес ул. Иҗат чишмәләре саекмасын! Очрашу ахырында шагыйрьләребез актив укучыларга, укытучыларга китапларын бүләк иттеләр.

Роза Садыйкова, Мамадыш “Ак калфак“ иҗтимагый оешмасы әгъзасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*