tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Күңелләргә нур сибәсең, әй, Ак калфак!”
“Күңелләргә нур сибәсең, әй, Ак калфак!”

“Күңелләргә нур сибәсең, әй, Ак калфак!”

Арча районы Үзәк китапханәсендә 2016 нчы елның 14 октябрь көнне җирлекләрдә “Ак калфак” җәмгыятен  оештыру циклы башланып китте. Шул уңайдан Яңа Кишет авылы китапханәсендә, “Күңелләргә нур сибәсең, әй, Ак калфак!” исемле кичә уздырылды. Кичәне Яңа Кишет китапханә мөдире, җирлекнең  “Ак калфак” берләшмәсе җитәкчесе Надия Йосыпова оештырды һәм алып барды. Берләшмәдә Яңа Кишет авыл җирлегенә караган Яңа Кишет, Кышкар, Иске Кишет китапханәсе мөдирләре, мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре, мөгаллимә Разидә остабикә, китапханә каршында эшләп килүче, “Каләмдәш” клубы каләм ияләре  Гөлнур Таҗетдинова, Надия Сәләхиева, татар халык ризыкларын пешерү остасы Мәдинә Газизуллина, халык җырларын  яратып башкаручы, ветеран  җырчыбыз Розалия Ногманова, оештыру эшләре буенча директор урынбасары Гөлия Сабирҗанова, укытучы Миләүшә Сәләхиева, бүлек экономисты Ләйлә Фәйзрахманова, авыл җирлеге сәркатибе Илһамия Хайруллина катнашты.

Надия Йосыпова “Ак калфак” берләшмәсенең максаты һәм эш юнәлешләре турында  сөйләде. Үзенең чыгышында  әлеге эшне мәдәният йорты, китапханә, мәктәп, мәчет белән моңарчы да алып барганлыгы турында мисаллар китерде. Менә шуңа да кичәдә  төрле тармак буенча вәкилләр катнашуы, аларның уй-фикерләрен  тыңлап бергәләп эшләргә чакырды. Кичәдә Мөгаллимә Резидә остабикә берләшмәнең оештырылуына ихлас куанып, аның әһәмияте турында азсызыклады. Укытучы Миләүшә Сәләхиева калфаклар тарихына тукталды, клуб мөдире Ләйсән Шәфигуллина өлкәннәр белән сәяхәтләр оештыру турында  үз фикерен әйтте. Сүз каләм ияләренә күчкәч, авылдашыбыз Гөлнур Таҗетдинова үзенең йөрәгеннән чыккан уй-теләкләрен  шигырь юлларына салып, яңа гына иҗат иткән  “Ак калфак” турында мәгънәле шигырен бүләк итте, татар халык ризыкларын пешерү остасы Мәдинә Газизуллинаның “Кош теле” пешерү серләре белән уртаклашты. Кичәдә катнашучылар татлы ризыктан авыз иттеләр. Халык җырларын  яратып башкаручы, ветеран  җырчыбыз Розалия Ногманованың Ак калфак җырын башкаруы кичәгә тагын да ямь өстәде.

Разида Хөснетдинова

Ак калфагым

Ак күлмәгем, ап-ак калфагым

Саклыймын сандыгым төбендә,

Туй көннәрен искә төшереп тора

Тәрәз төбендәге гөлем дә.

Аклык кирәк – матур булу өчен,

Сафлык кирәк – сүзең үтәргә.

Аклык –пакълек булса җаныбызда

Тыныч, рәхәт  гомер көтәргә.

Ак калфагың киеп, сафлыгыңны саклап

Үтсә иде гомер юлларың,

Олыгайган көндә пакъ күңелең белән

Искә ал син, гомер елларың.

Аклык булган җирдә  сафлык та бар

Каралмасын һич тә күңелләр,

Кеше гомерләре бары мизгел

Үкенмәслек булсын гомерләр.

Гөлнур Таҗетдинова

Яңа Кишет

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*