tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Күп җиңүләр яулаган Азалия
Күп җиңүләр яулаган Азалия

Күп җиңүләр яулаган Азалия

Карап торышка гади генә кыз. Аралашучан, татар кызларына гына хас
оялчанлык та бар, шул ук вакытта ниндидер өздереп ала торган караш.
Йөзендәге сөйкемлелеге белән бергә төбәлгән сынаулы карашында да
спортчыларга гына хас ихтыяр көче, үзенә ышаныч бар икәнен чамалап
алдым. Кем турында яза микән дип уйларсыз.

Хәзерге вакытта Казанда яши торган Шакировлар гаиләсе турында сезгә дә
сөйләп китмәкче булам. Гаилә башлыгы Фаязны алай якыннан беләм дип әйтә
алмыйм. Татар Кумбашы авылы кияве, сабантуйларының зур иганәчесе,
татарча көрәшнең хөкемдары. Ә гаиләнең хуҗабикәсе Алсу белән мәктәп
бусагасыннан таныш. Мәктәптә укыганда ук тырышлыгы, үҗәтлеге белән
башкалардан аерылып тора иде. Аның белән аралашканда никадәр төпле,
акыллы әни икәнлеген ачыкладым. Алсу үзе Татар Кумбашы кызы булса,
тормыш иптәше Фаяз Нөнәгәр авылыннан. Бу гаилә инде берничә тапкыр
газетабызны яшәтүгә өлеш кертеп иганәче булдылар. Сүзем шушы гаиләнең
өлкән кызлары Азалия турында.

Азалия хәзерге вакытта 6нчы сыйныфта белем ала. Аның нәфис гимнастикада
ирешкән уңышларын санап китсәң, таң калырсың. Казанда Универсиада
булганнан соң күп кенә урыннарда спорт объектлары төзелә. Шакировлар
йортыннан әллә ни ерак түгел шундый объект- ларның берсе була.
Кызыксынып монда кереп карыйлар һәм шушы көннән алар түгәрәккә язылалар.
Азалияне төрлечә күнегүләр ясатып, сәләтен тикшереп караганнан соң,
килеп карарга кушалар, ләкин бер ни дә төгәл ышандырмыйлар. Шулай итеп
бу нәни кыз 4 яшь тә 8 айда шушы “Зенит” балалар-яшүсмерләр спорт
мәктәбенә нәфис гимнастикага йөри башлый. Бер ай тырышлык күрсәткәннән
соң, аны икенче группага күчерәләр, тагын бер айдан соң, тагын югарырак
баскычтагылар рәтенә кушалар. Ул бик тиз отып калып эшли торган, бик
тырыш кыз була. Өч ай йөргәннән соң спорт мәктәбендә гимнастика буенча
ярыш була, ул III урынны ала.

Җәй айларында шушы спорт мәктәбеннән лагерьга бара торган булалар. Шушы лагерьда Азалияне дә спорт мәктәбенең иң зур тренеры күреп ала һәм үзенә шөгыльләнергә чакыра. Шулай итеп ул, ике елдан соң Ләйсән Рөстәм кызы Ахметзяновада шөгыльләнә башлый. Әлбәттә, профессиональ спортта җәрәхәтләрсез, күңел кайтуларсыз да булмый. Ләкин ул ихтыяр көчен чыныктыра, бирешмәскә, үз хыялыңа хыянәт итмичә алга барырга этәрә. Азалиянең дә фортепианода да уйныйсы килә, инглиз теле дә тирәнтен өйрәнәсе килә. Ләкин аның вакыты калмый дисәм дә
дөрес булыр. Көнгә ул 7-8 сәгать шөгыльләнә. Иртән спорт мәктәбенә бара,
аннан гомум белем бирү мәктәбе, аннан кабат спорт мәктәбе. Шулай итеп ул
атнага 6 көн шөгыльләнә. Әле шуның өстенә ул гел «бишле» билгеләренә
генә дә укый икән.

Аптырау катыш соравымны Азалиянең әнисенә бирдем:
– Бала ничек итеп һәрь- яктан да үскән була ала соң? Моның өчен сез
нишлисез?
– Азалиянең хәтере бик яхшы. Шуңа күрә (дәресләр калдырырга туры килә
инде), бик тиз эләктереп ала, тиз өйрәнә. Мәктәптә бар да дәрес-
тән башлана. Дәрес начар булса, укучы уңышлы була алмый. Дәрестә уңышка
ирешү өчен нәрсә эшләргә соң? Һәр укытучы шушы сорауга җавап эзли.
Бүгенге көндә гомумбелем бирү процессы барышында заман кешесе белем һәм
осталык багажы туплау өстенә мөстәкыйль, инициативалы, креатив һәм тиз
фикер йөртә торган булырга тиеш. Әгәр дә ул дәресне тиз генә хәтерендә
калдыра ала икән, димәк ул спортта да тиз отып алып фикер йөртә дигән
сүз. Тормыш иптәшем Фаяз да балалар белән бик күп эшли. Ул гел болай
дия: “Әгәр дә кеше бер төр эш белән шөгыльләнә башлаган икән, ул аны
ярты юлда калдырырга тиеш түгел. Ниндидер нәтиҗәгә алып барып җиткерергә
тиеш”.

Бәлки Азалия гаиләдә алган тәрбияне үзенә нык итеп сендереп үскәнгә күрә
зур уңышларга ирешкәндер дә. Нәфис гимнастика буенча бик күп төрле
дәрәҗәдәге ярыш- ларга еш йөри ул. Барган җирендә гел призлы урыннар
гына яулый. Бөтенроссия күләмендә дә халыкара турнирларда да катнаша,
Татарстан беренчелегенә үткәрелгән ярышларда да җиңү яулый. Дубайда
үткәрелгән Халыкара турнирда да өч төрле ярышта медаль белән кайта.
Тырышлыгын, булганлыгын күреп, күрсәткән нәти- җәләреннән чыгып, Азалияне Татарстанның җыелма командасына да алалар. Россия беренчелегендә дә Татарстан данын яклый. Яше үскән саен тренеровкаларның вакыты да үсә бара, төрле
чараларда еш катнашалар. Россиянең җыелма командасының тренерлары
күрсеннәр, үзләренә алсыннар өчен аларга үзләрен күрсәтергә тиешләр.
– Мондый темпта ничек яшәргә кирәк, ул бит әле сабый бала? – дип аптырап
Азалиянең әнисе Алсудан кабат сорадым.

– Атнаның алты көнендә инде ул иртәдән кичкә кадәр өйдә юк дияргә була.
Ял көне – якшәмбе көн. Ул шуның кадәр шушы темпка ияләнгән, инде ял
көнен ничек үткәрер- гә белми, каядыр омтыла, нидер эшлисе килә. Бала
үзе теләмәсә аны көчләп йөртеп булмый. Бар да аннан тора. Ә мондый
кешегә 99 % тырышлык кирәк дип уйлыйм.
Фаяз белән Алсу 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Уллары Азамат 3нче сыйныфта
укый, ә иң төпчеге – Мәрьям.
– Әле ул апасы артыннан кабатлап йөри. Аның белән кушылып эшләгән була.
Беренче балаларны алып кайт- канда әле тормышны алай кабул итә дә белми
идек. Тора- бара уйлар да үзгәрә, кешенең кадере дә арта бара. Инде
балалар икенче төрле кадерлерәк була башлыйлар. Күп вакыт шулай дип
уйлыйм: тормыш иптәшемнең дә, минем дә, Аллага шөкер, әти- әниләр дөрес
тәрбия биргәннәр. Без үзебезнең балаларыбызга, еллар шаукымында алган
тәрбияне саклап калып, хәзерге заманга туры китереп бирә алырбызмы икән
– дип елмайды Алсу.

Уллары Азамат та спортны бик ярата. Ул футбол һәм грек-рим көрәшен якын
итә икән. Гаиләдә барысы да сәламәт яшәү рәвешен алып баралар, спорт
белән кызыксыналар.
– Гаилә белән спорт уеннарын карарга бик яратабыз. Бәлки спорт белән
кызыксыну шуннан килгәндер инде. Россия спортчылары җиңү яулап, Гимн
уйнаганда күңелләр әллә нишли. Без тын да алмыйча аны тыңлыйбыз, – дип
ял вакытлары турында да сөйләп китте Алсу.

Фаяз белән Алсу үзләре дә яшьтән спорт белән шөгыльләнгәннәр. Фаяз көрәш
буенча Татарстан чемпионаты призеры, Россия беренчелегендә көмеш призер,
сабантуйларның абсолют батыры. Ә Алсу шулай ук мәктәптә укыганда
гимнастика белән шөгыльләнеп беренче урыннарны яулаган кыз иде. Азалиягә
спортка мәхәббәт, тырышлык – бар да әти-әнисеннән килгәндер инде.
Яшьләрне ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү – бүген ил күләмендә иң
актуаль бурычларның берсе. Балалар дип җан атып яшәүче шушындый Фаяз
белән Алсу кебек әти-әниләр белән аралашканнан соң, мондый гаиләләр
күбрәк булсын иде дигән уй килә.

Гөлнара ГАБДРАХМАНОВА.
Фото гаилә архивыннан.

“Дуслык” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*