tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Күпкырлы сәләт иясе
Күпкырлы сәләт иясе

Күпкырлы сәләт иясе

Дөнья буйлап коронавирус пандемиясе таралу, шул уңайдан кертелгән үзизоляция режимы бик күпләргә үзләренең сәләтләрен ачыкларга ярдәм итте. Берничә ай дәвамында социаль челтәрләрдә кешеләрнең шигырь уку, бию, җырлау, аш әзерләү, рәсем ясау һәм башка шөгыльләрен төшергән видеолар артканнан арта барды. Кайберләре үзизоляция вакытында эшсезлектән интексә, башкаларга бу иҗат итү өчен менә дигән мөмкинлек булды. Мәсәлән, Рифат Мусинның (Мәскәү-Чүмбәли) “Карантин” дигән шигыре кыска вакыт эчендә социаль челтәрләрдә таралды. Бүгенге пандемия заманын дөрес итеп чагылдырган шушы шигъри юллар безнең “Туган як” газетасында, социаль челтәрдәге сәхифәләребездә дә урнаштырылды. Ә озакламый Рифат әфәнденең авылдашы Марат Абдулбәров аны көйгә салып тамашачыга бүләк итте. Әйтергә кирәк, матур тавышлы яшь егетнең кем, каян булуы халык арасында зур кызыксыну уятты. Шуны исәпкә алып, без Марат белән элемтәгә чыктык һәм бүген сезне аның белән якынрак таныштырырга булдык.

Сәләтле егетебез тамырлары белән Түбән Новгород өлкәсенең Чүмбәли авылыннан. Аңа 17 яшь, ул Мәскәүдә яши һәм агымдагы елда мәктәпне тәмамлый. Укуын дәүләт идарәчелек университетында маркетинг юнәлеше буенча дәвам итәргә планлаштыра.
Сәләте булган кеше һәр яктан да сәләтле, диләр. Бу сүзләрне нәкъ менә Маратка да хас дияр идем.
Мәктәптә яхшы укуы, аның мәдәни тормышында актив катнашуы белән беррәттән җиде ел дәвамында музыка уку йортының фортепьяно классын да тәмамлый, оста итеп баянда да уйный. Ходай Тәгалә үзенә матур моң-тавыш биргән һәм ул күбесе татар халык җырларын, шул исәптә “Сарман буйлары”, “Су буйлап”ны аеруча яратып башкара. Дөньялар пандемиядән тынычланганнан соң, авылдашларына кечкенә генә концерт та бирмәкче.

Шигырьгә көй салып аны башкару тәҗрибәсе яңа гына булса да, соңгылардан булмас дип беләбез, чөнки халык күңеленә хуш килде ул.
Марат шулай ук монтаж, аранжировка ясау белән шөгыльләнә. Квадрокоптер ярдәмендә туган ягының матурлыгын төшереп, клиплар әзерли. Ә быел, мәсәлән, шул ук ысул белән һәм махсус программа ярдәмендә авылдан читтә яшәүче милләттәшләре өчен авыл буйлап онлайн төшерү оештырды.

Шәһәрдә яшәсә дә, Марат кече яшьтән авыл җанлы булып үсә, каникулларны биредә үткәрә. Җәйгеләре вакытында җирле мәчет каршында оештырылган дини укуларда ислам нигезләрен өйрәнә. Авыл командасы составында традицион “Шәкертләр бәйрәме” конкурсында катнаша. Шуннан башлап Марат дин белән ныграк кызыксына башлый һәм Мәскәүнең “Рисалят” ислам мәдрәсәсенә укырга керә. Өч елдан аны тәмамлап, бүген үзе шунда укыта һәм бу юнәлештә үзе дә укуын дәвам итәргә җыена.
Менә шундый күпкырлы сәләтле егет булып чыкты Марат. Ул ирешкәннәрендә һич тукталып калмас, үз өстендә эшләп осталыгын үстерер һәм без аның турында әле күп тапкыр иштәчәкбез, дип ышанып калабыз.

Румия ХӘМЗИНА.
“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*