tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кыр Бикшегендә бәйрәм
Кыр Бикшегендә бәйрәм

Кыр Бикшегендә бәйрәм

Бүген, 20 январьда. Чуашстанның Батыр районы Кыр Бикшиге авылында, татар халкының мәшһүр классигы, язучы —  драматург Фәтхи Бурнашның 120 еллыгына багышлап зур тантана үткәрелә.  Кыр Бикшиге авылы халкы,  җәмәгатьчелек,  Фәтхи Бурнашка багышлап истәлекле тамга-һәйкәл ясады, аның ачылышы һәм тантаналы бәйрәм  үтәчәк. Бәйрәм тантанасына Бөтендөнья татар конгрессыннан кунаклар, Татарстан Республикасы язучылар берлегеннән Ркаил Зәйдулла катнашындагы мәртәбәле язучылар делегациясе, Г.Камал театры артистлары чакырылды.  Халыкка бәйрәм булсын өчен  Фәтхи Бурнашның “Яшь йөрәкләр” спектакле, яки шушы спектаклдән яшьләр уены күренеше  чакырылды.  Җирле халык театры Фәтхи Бурнаш пьесаларыннан төрле өзекләр әзерләде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*