tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кыр-Каентүбәдә балан бәлешен пешерергә өйрәнделәр
Кыр-Каентүбәдә балан бәлешен пешерергә өйрәнделәр

Кыр-Каентүбәдә балан бәлешен пешерергә өйрәнделәр

31 гыйнварда Татарстанның Актаныш райондагы Кыр-Каентүбә авылының “Ак калфак”оешмасы әгъзаларының чираттагы укулары узды.

Бу юлы алар Мәҗитова Роза апаның өенә җыелдылар. Кунакка Иске Кормаш авылының аш-су остасы Галимова Энҗене дә чакырганнар иде. Ул Каентүбәлеләргә узган ел чәк-чәкне яңача пешерергә өйрәткән иде, бу юлы балан бәлеше пешерү буенча мастер-класс күрсәтте.

Бәлеш пешкән арада “Дини календарь»дан фитыр сәдакасы, фидия сәдакасы һәм гошер сәдакасы турында укыдылар. Җәлил хәзрәт Фазлыевның “ Ышанабызмы?”дигән вәгазен укып, фикер алыштылар.

Хуҗабикә Роза апаның кул эшләре белән дә таныштылар. Роза апа бик матур итеп ыргак белән җәймәләр бәйли. Аларны балаларына бирә, яисә дусларына, туганнарына бүләк итә икән.

Бәлеш пешкәч, бергәләп чәй эчтеләр. Бәлеш искиткеч тәмле иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*