tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Күренекле гарәп теле белгече Җәмил Зәйнуллин вафат
Күренекле гарәп теле белгече Җәмил Зәйнуллин вафат

Күренекле гарәп теле белгече Җәмил Зәйнуллин вафат

Гарәп теле белгече, филология фәннәре докторы, профессор Җәмил Габделхак улы Зәйнуллин вафат.

Җәмил Зәйнуллин 1946 елда Чирмешән районы Иске Кади авылында туган. Ташкент дәүләт университетының Көнчыгыш факультетын тәмамлый. 1988 елда – кандидатлык, 1999 елда докторлык диссертацияләре яклый. Озак еллар Казан дәүләт университетының татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләр факультетында көнчыгыш телләр кафедрасын җитәкли. Соңрак Көнчыгышны өйрәнү институтына нигез сала һәм беренче директоры була.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Җәмил Габделхак улы Зәйнуллин вафат булу сәбәпле, мәрхүмнең гаиләсе, туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша һәм сабырлык тели. Урыны җәннәттә, авыр туфрагы җиңел булсын. Иннәлилләһи вә иннә иләйһи раҗигун!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*