tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Күренекле шагыйрә һәм тәрҗемәче Флера Тарханова вафат
Күренекле шагыйрә һәм тәрҗемәче Флера Тарханова вафат

Күренекле шагыйрә һәм тәрҗемәче Флера Тарханова вафат

Күренекле шагыйрә һәм тәрҗемәче Флера Габдрахман кызы Тарханова вафат булган. Иртәгә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бинасында аны соңгы юлга озату мәрасиме була. Аннан соң мәрхүмәне Яуширмә авылы зыяратына җирләячәкләр.

Бөтендөнья татар конгрессы Флёра апа Тарханова туганнарының, якыннарының кайгысын уртаклаша.

Флёра Тарханова, Флёра Габдрахман кызы Тарханова — шагыйрә һәм тәрҗемәче. Татарстанның журналистлар (1995) һәм язучылар (1998) берлекләре әгъзасы.

1947 елның 25 маенда Татарстан АССР Чистай районы Яуширмә авылында укытучылар гаиләсендә, 9 балалы ишле гаиләдә туган. Яуширмә сигезьеллык мәктәбен (1962), Арча педагогия укуханәсен (1966), Казан дәүләт университеты тарих-филология факультетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген (1975) тәмамлаган. «Эш кәгазьләрендә һәм рәсми документларда русча терминнарның татарча эквивалентлары» темасына филология фәннәре кандидатлыгына диссертация яклый (2005).

Хезмәт юлы:

  • 1966-1970 елларда Чистай районы Чирүле Шонталысы мәктәбендә, аннары Кыргызстан ССРның Ош өлкәсе мәктәпләрендә математика һәм рус теле укытучысы.
  • 1970-1975 Казан дәүләт университеты студенты.
  • 1975-1976 Университетны тәмамлагач, аспирантурада укый, ләкин укып бетерми.
  • 1976-1988 «Радиоприбор» заводында инженер-конструктор.
  • 1990 елларда хезмәт юлы журналистика белән бәйле: «Шәһри Казан» газетасында — тәрҗемәче, «Татарстан хәбәрләре» газетасында тәрҗемәче һәм тәрҗемә бүлеге мөдире (1994).
  • 1995 елдан Татарстан министрлар кабинеты аппаратында тәрҗемәче — баш референт, беркетмәләр бүлеге баш киңәшчесе. Татарстан фәннәр академиясе каршында төзелгән терминология комиссиясе әгъзасы.

Иҗаты:

1990 елларда көндәлек матбугатта һәм күмәк нәшрият басмаларында әдәби тәрҗемәләре, очерк-хикәяләре һәм шигырьләре басылып чыга. Мәхәббәт, яшьлеккә багышланган, милләт язмышы турында борчулы уйланулы лирик шигырьләр, балалар өчен шигырьләр һәм әкиятләр яза. Әсәрләрендә әдәп-әхлак, тәрбия мәсьәләләрен күтәрә. Шигырьләренә композиторлар көйләр яза.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*