tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Күргәзмә ачылды
Күргәзмә ачылды

Күргәзмә ачылды

Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәрендәге татар мәктәбенә шагыйрь Габдулла Тукай исеме бирелде. Шул уңайдан мәктәптә көн саен диярлек татар әдәбиятына һәм сәнгатенә багышланган төрледән-төрле чаралар уза, бәйге-фестивальләр оештырыла.

Моннан 12 ел элек ачылган бу мәктәп үзенең уңышлары белән бүген шәһәрдә генә түгел, Ульяновск өлкәсендә дә иң алдынгылардан санала. Бу хакта берничә санны гына да әйтеп китү җитә. Әлеге мәктәп укучыларының ЕГЭ, ягъни бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру буенча уртача шәһәр һәм өлкә күрсәткечләреннән күпкә югары, аны тәмамлаучылар ел саен 100 % югары уку йортларына укырга керә.

Мәктәптә күптән түгел генә татар тарихына багышланган музей да будырылды. Шушы көннәрдә генә биредә Россия рәссамнары берлеге әгъзасы, рәссам Ирек Нуртдинов эшләреннән  күргәзмә ачылды. “Бик  күп рәссамнар үзләренең эшләрен зур күргәзмә залларына куярга хыяллана. Минем уйлавымча,  без киләчәк турында уйлап үз күргәзмәләренбезне мәктәпләрдә дә оештырырга тиеш. Балалар кече яшьтән үк матурлыкны күреп үссеннәр”, ди Россия рәссамнары Берлеге әгъзасы,  рәссам Ирек Нуртдинов.   Танылган  рәссамы Ирек Нуртдиновның мондый күргәзмәсе моңа кадәр дә төбәкнең һәртөрле мәдәният йортларында һәм мәктәпләрдә узганы бар. Алай гына да түгел, Ирек Нуртдиновның эшләре белән Россиянең байтак шәһәрләрендә, ерак һәм якын чит илләрдә яшәүчеләр дә таныш. Күргәзмәгә куелган эшләрдә   туган як, авыл темасы булгангадыр, аны ачу тантанасы да авыл турындагы җыр белән башланып китте.

Утыз елдан артык Ульяновск өлкәсенең матур табигатьле Ундоры бистәсендә яшәүче рәссамның эшләрендә башлыча, туган як табигате, Идел буе күренешләре урын алган. Ирек ага рәсемнәрендә татар авылын да читләп узмаган.

Мәктәп диварларына эленгән рәсемнәрне укучылар инде күргәзмә ачылганчы ук күргән булсалар да, рәссамның үзе белән якыннан танышкач фикер-тәэсирләр дә яңача яңгырый.

Димитровградның татар мәктәбендә рәссамның эшләре яңа елга кадәр торачак. Аннан соң алар төбәкнең татар мәдәният үзәгенә куелачак.

Рамис Сафин Ульяновск өлкәсе  Димитровград шәһәре.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*