tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кыргызстан республикасыннан килгән татар балалары белән очрашу узды
Кыргызстан республикасыннан килгән татар балалары белән очрашу узды

Кыргызстан республикасыннан килгән татар балалары белән очрашу узды

10 август көнне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының актлар залында Кыргызстан республикасыннан килгән татар балалары белән очрашу узды.

IMG_2469Очрашуны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров һәм чит илләрдәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ленара Кутеева уздырдылар.

Кыргызстан республикасыннан килгән милләттәшләребез Актаныш районында балаларның һәм яшүсмерләрнең “Агыйдел” II төбакара интеллектуаль иҗат форумында катнашканнар иде. Алар барысы да фән олимпиадалары, конкурслар һәм фестивальләр җиңүчеләре, призерлары. “Агыйдел” форумы ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан кабул ителгән “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында ТР дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасы кысаларында оештырылып килә.

IMG_2482Очрашу барышында балалар татар әдәбияты белән якыннан таныш булуларын күрсәттеләр: Г.Тукай шигырьләрен сөйләделәр. Шулай ук барысы бергә татар халкының рәсми булмаган гимны –  “Туган тел” җырын башкардылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*