tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кыргызстанда беренче тапкыр “Татар Кызы – Кыргызстан” бәйгесе уздырылды
Кыргызстанда беренче тапкыр “Татар Кызы – Кыргызстан” бәйгесе уздырылды

Кыргызстанда беренче тапкыр “Татар Кызы – Кыргызстан” бәйгесе уздырылды

2019 елның 14 апрелендә Кыргызстанда беренче тапкыр “Татар Кызы – Кыргызстан” конкурсы уздырылды. Конкурс Бишкек шәһәрендә оештырылган иде.

Бәйгедә 3 кыз катнашып, “Акыллы Кыз” номинациясендә Минкина Фатыйма Эмиль кызы, ә “Чибәр кыз” номинациясендә Якупова Рамилә Зөфәр кызы җиңү яулады.

“Татар Кызы-2019” исеменә гомуми балл нәтиҗәләре буенча Сайдаева Милана Рәшид кызы лаек булды.

Жюри составы төрле өлкәләрдәге дүрт күренекле шәхестән торган иде, алар татар мәдәниятен һәм татар кыйммәтләрен яклаучы һәм алга сөрүчеләр.
Әлеге конкурсны оештыручылар – Тәкетдинова Диана җитәкчелегендә “Туган тел” яшьләр үзәге активистлары.

Чарага 70 тән артык кеше җыелган. Бәйге уздырылганнан соң, барысы да салмак кына татар кичәсенә күчте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*