enrutat
Баш бит / Кыргызстанда татар тормышы
Кыргызстанда татар тормышы

Кыргызстанда татар тормышы

Язучы, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмова бу көннәрдә Кыргызстан Республикасында булып кайтты. Аның сәфәренең төп максаты – “Ана” китабын халыкка тәкъдим итү һәм милләттәшләребезнең тормышы һәм тарихы белән танышу иде. Билгеле булганча, бу китап — дөньякүләм танылган язучы Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймә Айтматова-Габделвәлиева турында. Китапның презентациясе илнең башкаласы Бишкәктә һәм Нәгыймә апа туып-үскән k6Каракол шәһәрләрендә узды.

Бишкәктәге китап бәйрәмендә Нәгыймә апаның кызы Роза Айтматова, оныгы Әсән Әхмәтов, якын туганы Ринат Габделвәлиев, “Кыргызстан халкының ассамблеясы” оешмасы җитәкчесе Бектимер Мурзубраимов, «Туган тел» татар-башкорт оешмасы җитәкчесе Гөлсинә Үлмәскулова, тарих фәннәре кандидаты Әнисә Бикбулатова һәм башкалар катнашты һәм чыгыш ясады.

«Ана» китабының презентациясендә автор Фәүзия Бәйрәмова үзе дә катнашты һәм чыгыш ясады, милләтләр арасында дуслыкны ныгытканы өчен, аңа Ассамблея исеменнән Мактау Грамотасы тапшырылды. Очрашуда халыкка «Ана» китабы таратылды, җирле матбугат чараларына интервьюлар бирелде.

Каракол шәһәрендә «Ана» китабының презентациясе өлкә китапханәсендә узды, анда шәһәр башлыгы Рыскул Калыгулов, өлкә дәүләт архивы директоры Чинара Сайдемитова, Нәгыймә Айтматованың якын туганы Наилә Габделвәлиева, шәһәр һәм өлкә советы депутатлары, тарихчылар, милли оешма вәкилләре катнашты һәм чыгыш ясады. Соңыннан Фәүзия Бәйрәмовага Каракол шәһәре башлыгы исеменнән Рәхмәт Хаты тапшырылды, автор үзе дә шәһәр башлыгына, китапханә һәм архив җитәкчеләренә “Ана” китабын бүләк итте.

Тарихчылар Фәүзия Бәйрәмова һәм Әнисә Бикбулатова шулай ук Каракол өлкә дәүләт архивында татарлар тарихы белән бәйле материалларны өйрәнделәр, татар зиратында һәм мәчетендә булдылар, милләттәшләребез белән аралаштылар. Тарихтан билгеле булганча, Каракол шәһәренә моннан 150 еллар элек татарлар нигез салган, биредә беренче мәчет-мәдрәсәләрне, китапханәләрне алар ачкан, завод-фабрикаларны да алар тоткан. Караколда яшәүче милләттәшебез, тарих фәннәре кандидаты Азат Загировка бу бай тарихны өйрәнә башларга тәкъдим ителде.
ФБ 1

Моннан тыш Фәүзия Бәйрәмова Токмок шәһәрендә дә булды, анда татар тарихы белән бәйле урыннарны өйрәнде, милләтебезнең бүгенге хәле белән танышты. Бүгенге көндә шәһәрнең Техник институтына милләттәшебез, танылган галим-физик Хәлил Рәхмәтуллин исемен бирү турында карар кабул ителгән, шулай ук Токмокның бер урамы аның исемен йөртә. Әмма шул ук вакытта йөз еллык “Татарская” урамының исемен башкага үзгәртү турында да шәһәр советында карар кабул ителгән булып чыкты. Кыргызстанның “Туган тел” татар-башкорт оешмасы җитәкчесе Гөлсинә Үлмәскулова, радиожурналист Гөлгенә Шонкорова, һәм Фәүзия Бәйрәмова Токмок шәһәр советында булып, бу мәсьәләгә яңадан әйләнеп кайтырга һәм урамга тарихи татар исемен калдырырга тәкъдим иттеләр.

Моннан 150 еллар элек татарлар нигез салган бу шәһәрдә милләттәшләребез бүген дә яши, әмма аларның тарихлары өйрәнелмәгән һәм язылмаган. Фәүзия Бәйрәмова “Туган тел” оешмасын бу хатаны төзәтергә һәм Токмок татарлары тарихы буенча материал туплый башларга чакырды.
фб4Гомумән, гасырлар буе шушы төбәктә яшәгән, биредә беренче шәһәрләргә нигез салган, кыргыз халкының беренче укытучылары һәм имамнары булган, Кыргызстанны күтәрү өчен бар көчләрен һәм гомерләрен биргән татар халкының әле биредәге зур тарихы өйрәнелмәгән һәм язылмаган булып чыкты.

Шушыларны истә тотып, “Туган тел” оешмасы Фәүзия Бәйрәмовадан “Кыргызстан татарлары” дип аталган китап язуны сорадылар. Шулай ук “Ана” китабын да тиз арада кыргыз һәм рус телләренә тәрҗемә итәргә кирәклеген әйттеләр. Язучы Кыргызстаннан бай тарихи материал һәм тәэссиратлар белән кайтты.
“Тарихи-мәдәни мирас” фондының матбугат үзәге

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*