tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кырык Татар авылында өмә үтте
Кырык Татар авылында өмә үтте

Кырык Татар авылында өмә үтте

Литвадагы Кырык татар авылы мәчетә тирәсен кыштан соң җыештырып алу өмәсенә утызлап кеше җыелды, дип хәбәр итә җирле авыл газетасы “Татарские вести”. Авылда яшәүче һәр гаилә: Пенкаускас, Якубович, Радецкий, Щуцкий, Шабанович, Милькаманович, Александровичлар – барысы да күмәк эшкә вәкилләрен җибәргән иде.

Куаклар сирәкләнде, карт агач киселде, чүп-чар җыелды. Эшне тәмамлагач – барысы бергәләп чөй эчтеләр, авыл хәлләрен сөйләшеп, гәпләшеп тә алдылар. Өмәгә Вильнюстан имам Рамазан Криницкий дә килгән булган. Авыл халкы имамның төзелеп килүче мәхәллә йорты тирәсесен җыештыру тәкъдимен дә хуплап каршы алды. Ир-атлар картайган алмагачлар урынына яшьләрен утыртырга килештәләр, хатын-кызлар чәчәкләр утырту ягын кайгырта башладылар. Бина эчендә дә эшләр шактый. Мәхәллә йорты төзелеше август башына тулысынча тәмамланып, авыл халкы өй туен бәйрәм итүне түземсезләнеп көтә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*