tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кырык татар авылында җәмәгать йорты төзелә
Кырык татар авылында җәмәгать йорты төзелә

Кырык татар авылында җәмәгать йорты төзелә

Литвадагы Кырык татар авылында гөрләп җәмәгать йортын төзү бара. Бу бина  авылның мәдәни-иҗтимагый үзәге булачак. Төрле җәмгыяви чаралар шунда үтәчәк дип көтелә.

Бина төзелеше Европа берлегенең “Авылны яңарту һәм үстерү” программасы кысаларында башкарыла. 2013 елның августында Кырык татар авылында җәмәгать йортына булачак урында дога кылынды, нигез салынды. Бу чарага Литва татарлары мөфтие Ромас Якубаускас, имам Рамазан Криницкий, илнең башка төбәкләрендә яшәүче татарлар вәкилләре килде. Авыл халкы Стефан һәм и Рәисә Милькаманович өендә үткән бәйрәм табынын әле дә җылы итеп искә ала.

Бүгенге көндә эшләрнең яртысыннан артыгы башкарылган, көз башына җәмәгать йорты тулысынча әзер булачак дип өмет итә авыл халкы. Бина төзүчеләр тарафыннан тапшырылгач һәм теркәү үткәч авыл халкы милке булып саналачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*