tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кырым татарлары фольклор ансамбле гастрольләре
Кырым татарлары фольклор ансамбле гастрольләре

Кырым татарлары фольклор ансамбле гастрольләре

Декабрьнең 10сыннан 12 сенә кадәр Татарстанда беренче тапкыр  Кырым татарларының  «Къырым» дип аталган фольклор ансамбле гастрольләре узачак. Концертлар ике мәйданчыкта – 10 декабрьдә 18.30да Чаллының Орган залында һәм  12 декабрьдә Казанның «Уникс» залы сәхнәсендә 18.00дә була.

«Къырым» ансамбле  1990 елда  Симферопольдә оешкан.   Директоры һәм сәнгать җитәкчесе – Украина Республикасының һәм Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе  Сәрвәр Какура.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*