enrutat
Баш бит / Кырым татарларының  милли мәгълүмат чаралары  ничек яшәр?
Кырым татарларының  милли мәгълүмат чаралары  ничек яшәр?

Кырым татарларының  милли мәгълүмат чаралары  ничек яшәр?

   АТР телеканалының  Россия кануннары буенча теркәлү мәсьәләсе  җәмәгатьчелектә зур бәхәсләр уятты. Кырым хакимияте татарлар өчен “Милләт” телеканалы ачу, И.Гаспринский исемендәге медиаүзәк булдыру турында игълан итте.

Узган елда Кырым ярымутравы   Россия Федерациясенә кушылганнан соң кырымтатар мәгълумат чаралары яңа хокуки шартларда эшләргә тиеш. Аерым алганда, тамашачылар арасында абруй  казанган  АТR телеканалы  һәм аның белән бер холдингта эшләүче башка ресурсларның РФ кануннары буенча теркәлү үтә алмавы Кырымда һәм гомумән Россиядә киеренке хәл китереп чыгарды. Шушы четрекле проблема Акмәчет (Симферополь) шәһәрендә милли оешмалар, мәгълумат чаралары һәм дәүләт вәкилләре катнашлыгында тикшерелде. Бу хакта “Азатлык” радиосы журналист Диләвер Османовның тәфсилле язмасын чыгарды. Журналист Римзил Вәлиев, Татарстан медиаҗәмәгатьчелеге вәкиле буларак,  бу очрашуларда катнашып кайтты. АТR каналы теркәлеп яңадан эшләп китә алырмы дигән сорауга җавапны Диләвер Османов һәм Римзил Вәлиев белән бергәләп эзлибез.

   

   Мөхәррирләр белән күзгә күз  карап

26 майда Акмәчеттә  Мәскәүдән килгән Роскомнадзор җитәкчесе  урынбасары Максим Ксензов һәм Кырым хакимияте вәкилләре кырымтатар матбугат чаралары белән очрашты. Беренче көнне кырымтатар матбугатының дүрт гәҗите, ике журналы һәм “Кырым” телерадиокомпаниясенең кырымтатар тапшырулары баш мөхәррирләре белән Роскомнадзорның матбугат сәркатибе Вадим Ампелонский һәм Кырымның милләтләр эшләре буенча дәүләт комитеты рәисе Заур Смирнов очрашып, кырымтатар матбугатының мәсьәләләре, хәле турында сөйләштеләр.

Бу очрашуда катнашкан коллегабыз, “Йолдыз” журналы баш мөхәррире Диләвер Османов “Азатлык” радиосы аша бу турыда мәгълүмат биргән иде. Аның тасвиравынча, сүз күбрәк кырымтатар матбугатының Россия кануннары нигезендә яңадан теркәлү мәшәкатьләре турында барды. Баш мөхәррирләр теркәлү бик озак барганын, төркәлгәннән соң Роскомнадзорның Кырымдагы идарәсе теркәлү хакында таныклыкларны билгесез сәбәпләрдән ике ай дәвамында бирмәве, абүнә, тиражлар, басмаханәләр белән эшләр авыр баруы, дәүләт ягыннан финансланган ике басма – “Яңа дөнья” газетасы һәм “Йолдыз” журналы биш ай дәвамында финансланмавы турында сөйләделәр.

?

?

Россиянең иң баш  теркәүчеләренең  Акмәчеткә килүе мәгълүмат мөхитендә мөһим процесслар баравын күрсәтте.  Соңрак аңлашылганча, Кырым Министралар Советында узган бу очрашу икенче көнне узган матбугат очрашуына әзерлек кебек булган. Бу матбугат очрашуында җаваплы түрәләргә кырымтатар матбугаты вәкилләре нинди мәсьәләләрне күтәрәчәкләре аңлашылды. Дилявер Османов “Азатлык” радиосында шулай дип белдерде.

ATR кырымтатар телеканалы: хакимият өчен сынау

27 майда Акмәчеттәге “Крыминформ” матбугат үзәгендә булган очрашу Кырым хакимияте, Роскомнадзор вәкилләре өчен бер сынау булгандыр. Чөнки очрашуга килгән, исемлек буенча кертелгән журналистлардан башка монда кырымтатар җәмәгатьчелегенең кайбер вәкилләре дә килгән иде. Шактый киеренке узган сөйләшүдә ATR каналының язмышы һәм гомумән кырымтатар матбугатының киләчәге турында кызыклы фикерләр яңгырады. Сезнең игътибарга аларның кайберләрен тәкъдим итәбез.

Мәскәүдә яшәүче, махсус бу очрашуга Лондоннан килгән чит телләр институты ректоры Эмине Володарская сүзгә чыгып ATR беренче кырымтатар телеканалын теркәүгә аяк чалалар, бу хакта ул Мәскәүдә Роскомнадзор җитәкчесе Александр Жаров белән очрашып сөйләшүе турында белдерде.

Эмине Володарская, чит телләр институты ректоры, «Вопросы филологии» журналының баш мөхәррире:

“Бәлки ATR башка каналлар кебек тиешенчә баш имидер, нишлисең, без шундый халык, баш ияргә өйрәнмәгән, ләкин кирәк булса алар урынына мин баш иярмен. Мин ATR өчен нинди формада булса да көрәшәчәкмен. Монда ниндидер уен бара. Мәскәү Кырым хакимиятенә сылтый, Кырым хакимияте исә Мәскәүгә ишарәли. Ягъни, Мәскәү Кырымга ышана, Кырым Мәскәүгә. Алай мөмкин түгел. Мин төп халыкның вәкиле, мин кырымтатармын, минем бөтен нәселем кырымтатары. Дәүләтнең  “Милләт” исемле  яңа кырымтатар каналын ачарга җыенуы өчен рәхмәтлемен… Ләкин әти-әни ике баласыннан берсен бик яратып сөйсә, икенчесен тибеп торса — бу гаделлек түгел. Сез уйламагыз, Мәскәү һәм президент сездән мондый гаделлек көтә дип. Сездән кырымтатар телеканалына шундый тибүләр көттеләр дип тә уйламагыз. Миннән Роскомнадзорның җитәкчесе Жаров: «Ни өчен сез яңа каналга ярдәм итергә теләмисез?» дип сорады. Мин: «Тик шул чакта ярдәм итәрмен, әгәр ATRга карата, басым, золым туктатылса”, дидем. Булсын ике канал, башка каналлар булсын, алар үзара конкуренция нигезендә уңышка ирешсеннәр. ATR мәсьәләсен хәл итү өчен тарафларга түгәрәк өстәл башына утырырга тәкъдим итәм. Мин Мәскәүдә Жаров белән тагын очрашачакмын.”

Эльзара Ислямова, ATR телеканалының генераль директоры:

«Беләсезме, ATR телеканалы хакында бик күп сөйлиләр, ниндидер басым бара дисез. Шулай икән, ягъни шул хәтле күп кеше сезгә хатлар яза, мөраҗәгать итә икән, бу мәсьәләгә игътибар итегез. Телеканалга җәмәгатьчелек тарафыннан шундый игътибар бар икән, димәк, ул моңа лаек булган. Безне нәрсәдәдер гаепләмәкче булалар. Ләкин кануннарны без бозабызмы-юкмы? Менә мәсьәлә кайда.

Инде юридик бер мәсьәлә. Роскомнадзорның соңгы җавабында бездән ATRдан юридик зат булуы хакында реестрдан өземтә сорадылар, ә ул без җибәргән документларда бар. Аннары бездән аның ватандашлыгы хакында өземтә сорыйлар, ATRның оештыручысы юридик зат, ә аның ватандашлыгы буламыни? Безне хәзер «каләм – ул каләм, тәгәрмәч – ул тәгәрмәч» булганын исбатлагыз дигән вазгыятькә куялар.»

Римзил Вәлиев, “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте башлыгының кинәшчесе:

«Кырымтатарлар һәм казан  татарлары бер-берсенә якын халыклар, берничә тапкыр бер илдә, ягъни Алтын Урда, патша Россиясендә, Советлар заманында яшәгән халыклар, аларның күп уртаклыклары бар, безнең Гаспринскийбыз бар, “Тәрҗәмән”е газетабыз булган. Хәзерге заманда этномәдәни, социаль мәсьәләләргә сәясәт өстәлсә, сәясәт тыгылса, алар бер-берсенә каршы килә. Кызганычка каршы, этник мәсьәләләрне еш кына зур сәяси көчләр куллана. Без яшәгән регионнарда, илләрдә мәгълумат сугышы  барганда без шул этномәдәни эшләрне тыныч алып бара алабызмы?

Бу сугышта катнашкан мәгълумат чаралары үз эшләрен нормаль  алып бара ңип әйтеп булмый. Украина-Россия мөнәсәбәтләре киеренке чакта, информацион һәм ватандашлар  һәм башка төр сугышлар барганда, дөньяда атом сугышы психозы җәелгәндә без бу сугышта катнашып милли мәсьәләләрне нормаль рәвәштә хәл итә алачакбызмы?

Мин бу сугышта катнашмаска чакырам. Әгәр дә Мәҗлес, Украина, Россия арасында барган катлаулы мөнәсәбәтләргә без кагылсак, бернинди матбугат чарасы нормаль яши алмас, хәтта ул теркәлсә дә моңа тәэсир итү, аяк чалу ысуллар да табылыр. Минем бу мәсьәләдә тәҗрибәм бар: “Азатлык” радиосының җирле трансляциясен Татарстанда шул ук сәясәт аркасында, ләкин кануннарның төрле матдәләренә таянып япканнар иде.Снимок (1)

Ахырда Римзил Вәлиев: «Сәясәттән, информацион сугыштан ваз кичкән тәкъдирдә канун буенча теркәлү, эшләү, кырымтатарлар алдында торган социаль, мәдәни мәсьәләләр белән мәшгуль булу мөмкин булачакмы?» дигән сорауны ике якка да бирде. “Мин сәяси тартыш һәм сугыш кысаларында милли тәрәккыятьнең мөмкин түгеллеген кисәтәм“, дип өстәде ул.

Милли мәсьәләләр комитеты рәисе Заур Смирнов Казан кунагының аргументлары белән ризалашты. Кырым вице-премьеры Дмитрий Полонский Римзил Вәлиевнең  АТR теркәлү мөмкинме-юкмы дигән соравына җавап итеп: «Теркәлү мөмкинме-юкмы дигән сорау тормый, теркәлү — ул һәркемгә зарур», диде.

Сүз алучылар арасында Кырымдагы алманнарның “Видергебург” оешмасы җитәкчесе, Кырым Дәүләт шурасы депутаты Юрий Гемпель, ниндидер матбугат чарасы котырту, дискомфорт шартлар тудыра икән, хакимият моңа тиешле реакция ясарга тиеш дип, ATRны Россиягә каршы интернет сәхифәләренә сылтама таратуда гаепләде. Кырымда тик кырымтатарлар яшәми, монда урыслар күпчелекне тәшкил итә, диде ул.

ATRның генераль директор урынбасары Лиля Буджурова Гемпельның сөйләгәнен инкар итте. “Тискәре хәлдә бөтен сөйләгәннерегез — яла ягу һәм без инде мондый яла ягучылар өстеннән үзебез мәхкәмәгә мөрәҗәгать итә башларга мәҗбүр булачакбыз”, диде ул.

Шактый бәхәсле, төрле карашларны чагылдырган бу матбугат очрашуында башка кырымтатар матбугат чаралары хакында сүз әзрәк булды һәм бу аңлашыла да. Кырым күләмендә эшләп килгән бәйсез ATR кырымтатар телеканалының әһәмияте, төрле милләт караучыларына йогынтысы, тәэсире 2014-2015 елларда шактый үсә барды, шуңа да аның туктатылуы зур игътибарны җәлеп итеп тора.

ATR язмышы кем кулында?

Кырым Россиягә кушылганнан  соң  Киев-Мәскәү арасында туган киеренке вәзгыять, кырымтатарларның моңа мөнәсәбәтен чагылдырган телеканал кемгәдер комачаулый башлаган, күрәсең.

ATR белән бергә бер медиахолдингка кергән “Ляле” кырымтатар балалар каналы да, “Лидер”, “Мейдан” радиолары да эшен 1 апрельдән туктатырга мәҗбүр булды. ATR эфирга чыкмаса да, үз эшен дәвам итеп тора, эштән бер генә кеше дә китмәгән. Канал кырымтатарлар белән бәйле документаль фильмнар төшереп, интернетта аерым сюжетларны урнаштырып бара. Канун моңа комачауламый икән. Дәүләт телеканалында кырымтатар яңалыклары көндә тик 12 минут бара, радитапшырулар атнада бер сәгать.

Әлбәттә, ATR тик җыр-бию, мәдәни мәсьәләләр белән чикләнгән булса, Россия төбәкләрендә булганы кебек хакимият кушкан җырны җырлап торса, аңа бәлки тимәсләр дә иде. Ул яңадан эфирга чыга алырмы-юкмы, бу Роскомнадзорга бәйле булып калды, дип саный Дилявер Османов.

Римзил Вәлиев, ATR милли телеканалы һәм холдингы РФ кануннары буенча теркәлсә, дөньякүләм мәгълумат сугышыннан, Украина сәясәтеннән  читләшсә, бу гамәл кырым татарлары өчен файдалы булачак дип белдерде. Ул милли һәм социаль мәсьәләләрне обьектив яктыртуга керешү өчен конструктив хезмәттәшлек башлап җибәрергә өмет бар дип саный.

 

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*