tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кырымда себер-татар фольклоры тәкъдим ителәчәк
Кырымда себер-татар фольклоры тәкъдим ителәчәк

Кырымда себер-татар фольклоры тәкъдим ителәчәк

18 сентябрьдә Төмәннән Кырымга “Түгәрәк уен” Бөтенроссия конкурсы финалчылары делегациясе китте. 21-25 сентябрьдә кырым татарлары туган ягында сигезенче татар фольклоры фестивале узачак. Фестивальдә «Шытыр-Шатыр» танылган балалар ансамбле, «Саз» фольклор-этнографик ансамбле һәм «Пышны» ир-атлар вокал-хореография ансамбле Төмән өлкәсе данын яклаячак. Алар барысы да агымдагы елның апрелендә “Түгәрәк уен” фестиваленең өлкә этабы лауреатлары. Шуңа күрә Төмән өлкәсе татарлары конгрессы аларны Бөтенроссия конкурсына җибәргән.

Артистлар кояшлы ярымутрауга себер-татар фольклорының иң яхшы номерларын әзерләгән. Ансамбльләр чыгышларында Себердә яшәүче татарларның традицияләре, гореф-гадәтләре чагылачак.

Быел “Түгәрәк уен” фестивалендә Россия Федерациясенең 19 төбәге катнаша. Фестивальнең тантаналы ачылышы Бакчасарайда узачак. Артистлар Бакчасарай шәһәре бистәләрендә һәм Симферополь дә берничә күчмә концерт бирәчәк.

Төмән өлкәсе татарлары конгрессы, “Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*