tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кырымда яшәүче Идел буе татарларының беренче радиотапшырулары эфирга чыкты
Кырымда яшәүче Идел буе татарларының беренче радиотапшырулары эфирга чыкты

Кырымда яшәүче Идел буе татарларының беренче радиотапшырулары эфирга чыкты

Идел буе татарларының Кырымдагы “Идел” ассоциациясе 2014 елның 14 мартын бәйрәм көне итеп истә калдырачак. Чөнки бу көнне эфирга күптән көтелгән  татарча радиотапшыру чыкты.

DSC00878Беренче тапшыру Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлегенә багышланган иде. Студия кунагы – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Ренат Вәлиуллин булды.

Тапшыруларны Казан дәүләт университетын тәмамлаган Хәлидә Әхмәтҗанова алып бара. Алар Транс-М-радиоканалында чыгачаклар. Әлеге радиостанция 20 ел эфирда эшли һәм бөтен  Кырым территориясендә ишетелә.

рекламаИнде һәр җомга җирле вакыт белән кичке җидедә ралиоалгычларны 102,3 FM, 104,1 FM, 105,3 FM, 107,1 FM ешлыкларына көйләп татар тапшыруын тыңлап булачак.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*