tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кырымда Җәмигь мәчете ачылышын 2021 елга күчергәннәр
Кырымда Җәмигь мәчете ачылышын 2021 елга күчергәннәр

Кырымда Җәмигь мәчете ачылышын 2021 елга күчергәннәр

Кырым мөфтияте Covid-кризис фонында Симферопольдә ярымутрауның төп мәчетен ачу вакытына төзәтмәләр кертте: иман йортын 2021 елда төзеп бетерү һәм файдалануга тапшыру күздә тотыла. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

«Пандемия мәчет төзелешенә йогынты ясады. Хәзерге вакытта объектта төзелеш эшләре туктатылды», – диде Кырым мөфтие урынбасары Әсадуллах Баиров кичә онлайн-режимында узган матбугат конференциясендә.

Ул китергән мәгълүматлар буенча, мәчеттә ярты еллык эш калган. «Күп дигәндә бер ел эчендә барлык эшләрне дә тәмамларга мөмкин», – дип өстәде Кырым мөфтие урынбасары.

Җәмигъ мәчете 3 гектардан артык территорияне били. Дини комплекс өч бина һәм инфраструктураны үз эченә ала. Мәчетнең биеклеге – 35, манараларының биеклеге 50 метрдан артык тәшкил итәчәк.

Башта иман йорты 2019 елның язында ачылырга тиеш иде. Аннары әлеге дата – 2020 елның язына, соңрак 2020 елның җәенә күчерелде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*