tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кырымтатар халкы Мәҗлесе һәм “Бөтендөнья татар конгрессы” Иҗтимагый берләшмәләренең Халыкара берлеге Башкарма комитетының 2014-2018 елларга хезмәттәшлек килешүе
Кырымтатар халкы Мәҗлесе һәм “Бөтендөнья татар конгрессы” Иҗтимагый берләшмәләренең Халыкара берлеге Башкарма комитетының 2014-2018 елларга хезмәттәшлек килешүе

Кырымтатар халкы Мәҗлесе һәм “Бөтендөнья татар конгрессы” Иҗтимагый берләшмәләренең Халыкара берлеге Башкарма комитетының 2014-2018 елларга хезмәттәшлек килешүе

Кырымтатар һәм татар халыкларының мәдәният өлкәсендәге тарихи бәйләнешләренә, бер-берсенә булган хөрмәт һәм тигезлек принципларына, гуманитар һәм икътисади хезмәттәшлекне ныгыту ике халыкның да омтылышларына туры килүен истә тотып, түбәндәгеләр турында килешенде:

  1. Кырымтатар, татар халыклары арасындагы тугандашлыкны һәм бер-берсенә ярдәмләшү мөнәсәбәтләрен үстерергә һәм ныгытырга;
  2. Ике халыкның тарихи бәйләнешләре турында документларга һәм чыганакларга нигезләнгән фәнни тикшерүләрне һәм өйрәнүләрне киңәйтергә;
  3. Кырымтатар һәм татар халыкларының тарихына, теленә, мәгарифенә, мәдәниятенә багышланган уртак фәнни-гамәли конференцияләрне уздырырга;
  4. Уртак проектларны координацияләү өчен ике якның да вәкилләреннән торган Җәмәгать Шурасы төзергә;
  5. Кырымда, Татарстанда ике халыкның да милли бәйрәмнәрен бергәләп оештырырга һәм уздырырга;
  6. Кырымтатар язучыларының китапларын Татарстанда, ә татар авторларының әсәрләрен Кырымда пропагандаларга;
  7. Кырымтатар Мәҗлесе һәм Бөтендөнья татар конгрессы уздырган зур чараларга ике якның да вәкилләрен чакырырга;
  8. Кырымдагы һәм Татарстандагы татар авылларын саклау һәм үстерү тәҗрибәсе белән уртаклашырга;
  9. Кырымдагы һәм Татарстандагы җирле муниципаль идарәләр арасында тугандаш элемтәләр коруга ярдәм итәргә;
  10. Кырым һәм Татарстан эшмәкәрләренә хезмәттәшлек итүдә булышырга;
  11. Яшьләрне үстерүгә юнәлтелгән уртак проектларны булдырырга;
  12. Кырымда һәм Татарстанда археологик тикшеренүләр уздыруга ярдәм итәргә;
  13. Кырымтатар Мәҗлесе һәм Бөтендөнья татар конгрессының җитәкче органнарының уртак утырышларын уздырырга;
  14. Халык дипломатиясе кысаларында, кырымтатар һәм татар җәмәгатьчелегенең элемтәләрен үстерүгә даими игътибар итеп торырга;
  15. Кырымда һәм Татарстанда этнотуризмны үстерү буенча уртак проектларны гамәлгә куярга;
  16. Татарстан югары уку йортларына кырымтатар яшьләрен кабул итүдә ярдәм күрсәтергә;
  17. Ике халыкның милли спорт төрләре буенча уртак ярышлар уздырырга;
  18. Кырымда һәм Татарстанда җәйге лагерьларда балаларның ялларын оештырырга;
  19. Кырым һәм Татарстандагы ислам дин әһелләренең хезмәттәшлегенә ярдәм итәргә;
  20. Кырымтатар Мәҗлесе һәм Бөтендөнья татар конгрессы арасында мәгълүмат алмашуны (интернет, телевидение, радио һәм башка ММЧ) киң җәелдерергә;
  21. Кырымтатар Мәҗлесе һәм Бөтендөнья татар конгрессы арасында тәҗрибә уртаклашуны даими нигезгә куярга;
  22. Казанда һәм Симферопольдә кырымтатар халкының һәм татар ашлары бәйрәмнәрен оештырырга.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*