tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кышны җиңдек!
Кышны җиңдек!

Кышны җиңдек!

26 март көнне Киров өлкәсе Вятка Аланы шәһәрендә “Этномир” милли-мәдәни үзәк тырышлыгы белән Нәүрүз бәйрәме узды. Бәйрәмне “Этномир”ның  милләтара элемтә бүлеге,  “Кояш” татар җыры халык ансамбле һәм  Вятка Аланы шәһәрендә “Ак калфак” җитәкчесе Рәйсә ханым Мөхәммәтшина һәм  “Дуслар” яшьләр оешмасын әйдәп баручы Әлфия Фәлхетдинова алып бардылар .

Табигать, Нәүрүз икәнне белгәндәй, буранлап та күрсәтте, ябалак-ябалак кар яудырып, бар җирне акка да күмде, кояш исә, болытлар арасыннан бер чыкты, бер керде. Бәйрәм барышы да шул ук рәвештә иде: Кыш бабай килеп Яз белән тартышкан булып карады, җиңелде, аннан Карга боткасы ашап юанды да, яз килүгә ризалыгын бирде.

Бәйрәмне алып баруда Сосновка шәһәре, Ямул, Сасмак, Иске Пенәгәр, Урта һәм Түбән Шөн, Кызыл Алан бистәсе, Вятка Аланы үзешчән коллективлары катнашты, Балтач районы Дорга авыл артистлары да килгән иде.

Нәүрүзне үткәрүдә төп иганәче “Молот армс” предприятиесе генераль директоры Равил Нургалеев, шәхси эшмәкәрләр Рамил Хәкимов һәм Павел Артемьев.

Шәмсия Хәлимова,

Әлфия Фәләхетдинова фотолары

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*