tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кызлар өчен Казанда “Мозаффария” мәктәбе проектына акча җыю дәвам итә
Кызлар өчен Казанда “Мозаффария” мәктәбе проектына акча җыю дәвам итә

Кызлар өчен Казанда “Мозаффария” мәктәбе проектына акча җыю дәвам итә

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Казанда кызлар өчен “Мозаффария” мәктәбе проектын тормышка ашыру буенча эшне һәм Сара Садыйкова урамы, 6/22 йорт адресы буенча урнашкан тарихи бинага төзекләндерү эшләрен башкару өчен акча җыюны дәвам итә. Проектка үз өлешен һәркем кертә ала. Ярдәмне берничә ысул белән күрсәтергә мөмкин:

1. HalalStarter платформасы аша. Моның өчен: сылтама буенча керергә – «Поддержать проект» дигәнгә басарга, ярдәм өчен теләгән сумманы кертергә кирәк. Биредә үк мәктәп проектын тормышка ашыру буенча финанс чаралары җыелу турында мәгълүмат бирелеп барылачак.

2. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды аша. Моның өчен акчаны 5336 6900 3516 7669 номерлы Сбербанк картасына күчерергә (карта Альметов И.М. исемендә)  яки 3116 номерына kazan сүзе белән ярдәм күрсәтү суммасын язып смс, мисал өчен, kazan 500, юлларга мөмкин.

3. Акчаны шулай ук түбәндәге исәп-хисап счетына акча күчерергә мөмкин:

Банк ВТБ (ПАО) в г. Нижнем Новгороде

БФ «Закят» 16550688682

БИК 042202837

КОРР. СЧЕТ 30101810200000000837

КОД ОКПО 50330799

ИНН 7702070139

КПП 526002001

ОГРН 1027739609391

Расчетный счет 40703810525240000135

“Мозаффария” мәктәбе Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башлангычы белән тормышка ашырыла. Мәктәп алдында татар халкына исламның асыл кыйммәтләрен һәм милли гореф-гадәтләрне саклап калырдай булачак әниләрне – кызларны тәрбияләү максаты тора. Хатын-кыз – милләтнең йөзе, гаиләнең җаны, терәге, нуры һәм җылысы.  Ул – ана. Һәр милләт үзенә яшәү көчен гаиләдән таба, гаиләдә – киләчәккә агып баручы чишмәнең башы. Татарстан мөфтияте “Мозаффария” мәктәбен торгызуга шуларны истә тотып керешә. Бүгенге көндә Казан шәһәре “Татар телендә белем бирүче урта гомуми “Мозаффария” мәктәбе” гомуми белем бирүче шәхси оешмасы татар телендә белем бирүче урта гомуми белем бирү мәктәбе” юридик теркәлү узды, аның мәгариф эшчәнлеге концепциясе тәкъдим ителде һәм Сара Садыйкова урамы, 6/22 йорт адресы буенча урнашкан тарихи бинага төзекләндерү ясарга килешенде.

Шуны исебездән чыгармасак иде: сәдаканың иң әҗерлесе — җәрия, ягъне мәңгелек сәдака. Моңа кое казыту, мәчет-мәдрәсәләр, мөселман мәктәпләре төзетү, китап бастыру, Коръән уку дәресләре оештыру һәм мохтаҗларга ярдәм итү керә. Хәдис-шәрифтә китерелә: «Кеше вафат булганнан соң, барлык гамәлләреннән өзелә, ләкин аның өч төрле гамәле файда китерәчәк: 1) сәдакател-җәрия, ягъни кеше үлгәннән соң да файда китерә торган сәдака; 2) башкаларга биреп калдырылган белем; 3) балаларының догалары (Мөслим).

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*